Яңа җитәкчегә җаваплы хезмәтендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, барлык башлангычларында уңышлар телибез!
Загидуллина Гөлнара Рәфис кызы В.Ф. Ежков исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Арча беренче урта мәктәбенең директоры итеп билгеләнде.
Гөлнара Рәфис кызы Казан дәүләт Ульянов-Ленин исемендәге университетын «Филолог. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган. Аның педагогик хезмәт стажы 30 елдан артык, шуның 21 елын җитәкче вазифаларда эшләгән.
Чыганак: Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтовның МАХтагы төркеме
Нет комментариев