erid:2VtzquqpS7d
1 апрель -- тәрәзә төбендә бака!
Арча яңалыклары

1 апрель -- тәрәзә төбендә бака!

Бака--ка...

Тәрәзә төбе тутырып помидор, татлы борыч үсентеләре үстерәм. Ирем моны бик ошатып бетерми. "Өй тулды балчык белән, майда базар тулы була ич ул помидор үсентеләре", -- ди бу.  1 апрель җитте. Көлке көне икәне истә. Иртән залга кердем дә "Кил әле монда кил, помидорлар янында бака утыра", -- дип иремне чакырдым. Иргә шул гына кирәк. 

--Әйттем ич өйне балчык белән тутырдың дип. Инде бака пәйда булган! Шул гына җитмәгән иде, -- дия--дия залга үтте. Тәрәзә төбеннән "Кайда бака?" -- дип эзли башлады.

-- 1 апрель, беркемгә дә ышанма! -- дип кычкырып көлдем мин.

Инде ничә ел үтте ул көннән. Бүген шуны сөйләп, көлешеп алдык.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев