1 апрельдән санитария икеайлыгы башлана
Һәр нәрсәнең үз тәртибе бар
Әңгәмәдәшебез – Арча муниципаль районы административ комиссиясенең баш белгече Илдар Нотфуллин.
– Илдар Рәшитович, административ комиссия утырышларында нинди мәсьәләләр карала?
– Әлеге мәсьәләләр Татарстан Республи-касының Административ хокук бозулар турындагы кодексы белән билгеләнгән. Аерым алганда, урам сәүдәсен оештыру, тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен, җирлек һәм шәһәр округ-лары территорияләрен төзекләндерү һәм калдык-лар эшләү кагыйдәләрен бозу.
Шәһәрдә һәм авылларда яшәүчеләр территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен еш боза. Беркетмәләрнең шактый өлеше төзү материалларын, төзелеш чүбен, утын, зур күләмле калдыкларны йорт территориясеннән читкә куйган өчен төзелә. Шәһәр һәм авылларны чиста тотуга һәрберебез үз өлешен кертергә тиеш. Һәм моны үзеңнән башларга кирәк.
Шәхси йортларда яшәүчеләр, йортны үз акчасына төзегәч, аның тирә-ягындагы территорияне дә үзенеке дип исәпли. Димәк, аны ничек файдалансаң да ярый булып чыга. Ләкин шәхси йорт иясе дигән статус йортны әйләндереп алган койма белән чикләнә. Ә койманың теге ягындагы территория – муниципальнеке булып исәпләнә, “минем йорт”ка кагылмый.
Арча шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, югарыда әйтелгән территориядә төзү материаллары, күмер, тара, утын, зур калдыклар сак-лау, әлеге территорияне башка калдыклар белән чүпләү тыела. Районның авыл җирлекләрендә дә шундый ук кагыйдәләр кабул ителгән.
– Ә төзелеш алып барган кешегә нишләргә!
– Әгәр йорт яисә каралты-кура төзергә теләсәң, шәһәр башкарма комитетына төзү материалларын вакытлыча куеп торуны сорап гариза язарга кирәк. Рөхсәтең булса, беркетмә төземиләр, әмма әлеге адрес контрольгә алына.
Кайберәүләр бөтен урамны төзелеш материаллары белән тутырып, еллар буе төзелеш алып баралар. Озак вакытлар аунап яткан вак таш, ком, кирпеч күңелле күренеш тудырмый. Билгеле, тиз генә төзеп бетерү мөмкин дә булмавы ихтимал. Тик бу аклану өчен сәбәп түгел, барлык материаллар койма эченә, үз территорияңә урнаштырылырга тиеш.
– Төзелеш калдыкларын кая куярга?
– Биналарны сүткәндә, төзекләндергәндә барлыкка килгән ватык кирпеч, металл, бетон, агач, сайгак, түшәмнәрне, башка калдыкларны чүп контейнерларына салу катгый тыела. Тиешсез урында тоткан өчен штраф түләмим дисәң, аларны чыгару турында алдан ук кайгыртырга кирәк. Тәртип бозучылар административ комиссиягә чакыртыла, аларга кисәтү ясала яки 2000 сумнан 3500 сумга кадәр штраф салына.
Комиссиядә РФ Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегеннән килгән материаллар да карала. Гражданнардан этләр тешләве турында мөрәҗәгатьләр алына. Этләрнең хуҗалары хайваннарны йөртергә алып чыкканда кешеләрнең куркынычсызлыгы турында кайгыртырга тиеш. Урамга бәйдә һәм борынчык белән алып чыгарга. Бәйләмичә торак пунктлардан читтә, махсус урыннарда гына йөртергә мөмкин.
– Тышкы рекламаны урнаштыру тәртибе ничек?
– Тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру Арча район Советы карары нигезендә башкарыла. Башкарма комитет рөхсәтеннән башка реклама, мәгълүмат чаралары кую тыела.
– Шәһәр урамнарында сату итүчеләрне күрергә туры килә. Аларга нинди таләпләр куела?
– Район террито-риясендә теләсә нинди сәүдә, шул исәптән урамныкы да, махсус билгеләнгән урыннарда (кибетләр, сәүдә үзәкләре, базарлар һ.б.) башкарылырга тиеш. Әмма кайбер кешеләр кибет яннарында, урамнарда үз шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне саталар. Бу законны бозу булып тора һәм аның өчен административ җаваплылык каралган. Кайберәүләр: “Без андый закон барын белмәдек”, – димәкче. Законны белмәү җаваплылыктан коткармый.
Әмма комиссия җәза бирү белән генә шөгыль-ләнми, профилактика эше дә алып бара. Безнең бурыч – халыкка кагыйдәләрне, аларны үтәмәгән өчен җавап-лылыкны аңлату.
Әгәр сорауларыгыз булса
комиссиягә Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14нче йорт, 101а кабинетына яисә 8(84366) 3-32-44 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев