erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

1 августтан кемнәрнең пенсиясе арта?

Эшләүче пенсионерлар пенсиясенә һәр ел саен 1 августтан “перерасчет” ясала. Автомат рәвештә хәл ителә бу. Моның өчен бернинди дә гариза тапшырырга кирәкми. Дөрес, пенсия арту эшчәнлеген дәвам иттерүче өлкәннәрнең кайберләренә генә кагыла. Тәгаенләп әйтсәк, картлык буенча, инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту буенча иминиятләштерү пенсияләрен алучыларның акчасы артачак.

Әмма эшләүче һәр пенсионерга өстәмә күләме төрлечә булачак. Узган елда зуррак керем алганнарның пенсиясе күбрәк артачак. Дөрес, биредә дә чикләүләр бар.
Белгечләр аңлатып үткәнчә, 2022 елга кадәр пенсия күләменә “перерасчет” ясауда 3,0гә тигез булган максималь балл кулланыла. Быелның гыйнварыннан бер балл бәясе 93 сум тәшкил итә. Шул рәвешле, эшләүче пенсионерларга 1 августтан иң зур өстәмә күләме 279 сум тәшкил итәргә мөмкин. Кеше эшкә рәсми урнашмаган икән, аның пенсиясе артмый.

1 августтан тупланма пенсияләр дә 9,13 процентка арта. Монысына да һәр ел саен “перерасчет” ясала. Арту пенсиянең тупланма өлешен һәр ай саен алып баручы кешеләргә кагыла. Шул ук вакытта 1 августтан вакытлы пенсия түләүләре 7,99 процентка үсәчәк. Аларны пенсиянең тупланма өлешен финанслашу программасында катнашучылар ала. Мондый кешеләр акча алачак чорны үзләре билгеләргә мөмкин. Бер чикләү бар – бу чор ун елдан ким булмаска тиеш.
Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, хәзер тупланма пенсиянең уртача күләме – аена 1265,69 сум, ә вакытлы пенсия күләме – аена 1195,62 сум. Аларның гомуми бер үзенчәлеге бар. Икесе дә элеккеге пенсия яше чикләрендә (хатын-кызлар өчен – 55 яшьтән, ир-атлар – 60 яшьтән) билгеләнә. Кеше вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия икән, алданрак та билгеләнергә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: pixabay.com

https://vatantat.ru/2020/07/29784/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X