1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.
ВИЧ-инфекция нинди чир?
Район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова белән әңгәмә.
– Чулпан Равилевна, иң элек аңлап китик әле: нәрсә ул ВИЧ-инфекция, ә СПИДы нәрсә?
– ВИЧ-инфекция ул кешенең иммунитетын бетерүче вирус. ВИЧ-инфекция белән авырган кешедә иммунитет бик йомшак була. Ә иммунитет булмау инде ул организмның төрле авыруларга бирешүчәнлеге турында сөйли. СПИД – ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе. ВИЧ-инфекция ул иммун системасын зарарлый, аңа тиешенчә эшләргә ирек бирми, аны юкка чыгара, дәваланмасаң, тора-бара бу СПИДка китерә. Иммунитет организмны яклый, саклый алмагач, кеше моңарчы авырмаган чирләр белән авырырга мөмкин.
– Бу чирдән ничек сакланырга?
– Очраклы рәвештә теләсә кем белән җенси мөнәсәбәткә кермәскә, наркотиклар кулланмаска, тәртипсез тормыш рәвеше алып бармаска, косметик матурлану чараларын ясатканда ышанычлы, санитар-гигиена шартлары тудырылган хезмәт күрсәтүче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– ВИЧ-инфекция нинди юллар белән күчә?
– Чир ВИЧ-инфекцияле кешедән генә йога. Зарарланган кеше организмында канда, спермада, аналык җиңсәсе сыекчасында, ана сөтендә икенче берәүне зарарларлык микъдарда ВИЧ вирусы җыела. Әлеге йогышлы чир ВИЧ-инфекцияле кеше кулланган шприц белән кабат укол кадаганда (бу наркотиклар кабул итүчеләр арасында очрый), стериль булмаган инструментлар белән косметик процедуралар үткәргән вакытта (татуировка, пирсинг һ.б.), сакланмыйча очраклы җенси мөнәсәбәткә кергәндә күчә. Шулай ук ВИЧ-инфекцияле ана авырлы вакытта, бала тудырганда, имезгәндә чирне баласына йоктырырга мөмкин.
– Ә нинди юл белән йокмый?
– ВИЧ-инфекциясе җәмәгать транспортында ишек тупсалары, тотыну җайланмалары, хайваннар һәм бөҗәкләр тешләве, кул биреп, кочаклашып күрешүләр, үбешү, йөткерү, төчкерү, тир һәм күз яше, ризык, акча, өйдәге уртак кулланыштагы әйберләр, мәсәлән, уенчык, урын-җир, душ, ванна, бассейн, савыт-саба һ.б. аша йокмый.
– Арчада ВИЧ-инфекциясе йоктырган кешеләр күпме?
– ВИЧ-инфекциясе белән зарарланучы беренче кеше Арча районында 2001 елда теркәлгән. Бүгенге көндә аларның саны 60ка якынлаша.
– Алар нинди яшьтәге кешеләр, ир-атлармы, хатын-кызлармы?
– 19 яшьтән алып, 67 яшькә кадәр төрле яшьтәгеләр бар. 60 проценты – ирләр.
– Районда СПИДтан үлүчеләр бармы?
– Бар. Ләкин үлүчеләр арасында тиешенчә табибта күзәтелеп, табиблар биргән даруларны вакытында кабул итеп, үзенең сәламәтлеген кайгыртып яшәгән кешеләр юк.
– Димәк, ВИЧ-инфекциядән даими дәваланып торсаң гадәти тормыш белән яшисең.
– Әйе. Үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга кирәк.
– ВИЧ-инфекциянең билгеләре бармы?
– Чир йоктырганын кеше бу турыда белмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә тикшеренеп торырга кирәк. Елына бер мәртәбә чир йоктыру-йоктырмавыңны, анализлар биреп, белеп торырга киңәш ителә. Анализны район хастаханәсендә, Казан клиникаларында да биреп була. Аноним рәвештә бирергә дә мөмкин. Хәтерлисездер, быел августта Арчага ВИЧ-инфекциягә тикшерергә мобиль бригада кайтты. Машина “Казансу” паркында һәм Арча үзәгендә кабул итте. Әмма тикшеренергә халык бик килмәде.
– ВИЧтан савыгырга буламы?
– Кызганыч, юк. Шуңа да сак булырга кирәк. Әмма вакытында чирне ачыклаганда һәм дәваланганда ВИЧ-инфекция СПИД стадиясенә күчми һәм кеше картлык көненә кадәр тулы канлы тормыш алып бара ала. Бүгенгесе көндә районда ВИЧ-инфекция белән зарарланган кешеләрнең гаиләләрендә бер-берсенә авыру йоктыру, ВИЧ-инфекциясе белән туучы балалар бөтенләй юк. Бу инде инфекцияне контрольдә тотып булу, ВИЧ-инфекциясе йоктырган очракта да матур бәхетле тормыш дәвам итү мөмкин икәнлекнең дәлиле булып тора.
– ВИЧ-инфекцияле кешегә гадәттә шикләнеп карыйлар, аралашмаска тырышалар...
– Халык арасында әлегә бу авыруларга караш төрлечә. Кабул итмәүчеләр дә, авырулар белән аралашырга әзер булмау-чылар да бар. Моны без төрле анкеталар уздырудан күрәбез. Бу ВИЧ-инфекция турында кешеләрнең белеме юклыгыннан килә. Дөресен генә әйткәндә, белергә теләмәүчеләр дә аз түгел. Болар барысы да ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш юлындагы житди киртәләрнең берсе.
– Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен билгеләп үтү дә очраклы түгел, шулай бит.
–1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу бөтен дөньяда сәламәтлек сак-лау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән иң мөһим халыкара көннәрнең берсе булып тора. ВИЧ-инфекциянең нәрсә икәнен белергә, сакланырга, тикшеренеп торырга һәм бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев