erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

1 декабрьгә кадәр салымны түләгез

Менә тагын салым түләү вакыты җитте.

Без газета укучыларыбызны кызыксындырган сораулар белән Казандагы 5нче районара салым инспекциясе бүлек мөдире Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Салымны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк, – диде Мөнир Әмирович. – Түләмәсәң, 2 декабрьдән пеня исәпләнәчәк. Физик затларның күбесе инде салым түләү кәгазьләрен алдылар. Ә инде электрон челтәрләрдә салым инспекциясе белән шәхси кабинет аша эш итүчеләргә салым түләү буенча электрон хәбәрләр җибәрелә. Хәбәрне закон нигезендә түләргә бер ай кала җибәрү каралган. Без иртәрәк җибәрәбез. Чөнки салым түләүчеләрдә сораулар туарга мөмкин, ул сорауларны алдан хәл итеп куярга кирәк.

– Мөнир Әмирович, без салымны кайсы ел өчен түлибез?

– Милек салымы быел 2021 ел өчен исәпләнде.

– Салым милегенә нәрсәләр керә?

– Шәхси йорт, квартир,  бүлмә, гараж, машина, җир керә.

– Без күбрәк ташламалар турында кызыксынабыз. Милек салымы буенча кайсы категориядәге кешеләргә ташламалар каралган?

– Ташламалардан менә кемнәр файдалана: Советлар Союзы Геройлары һәм Россия Геройлары, Дан ордены белән бүләкләнүчеләр, 1 һәм IIнче төркемдәге инвалидлар, балачактан инвалидлар, инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш хәрәкәтләрендә, радиация һәлакәте калдыкларын җыештыруда катнашучылар, кимендә 20 ел стажы булган хәрбиләр, пенсионерлар һ.б.

– Пенсия алды елларында торучыларга да ташлама бар дип ишеттек.

– Әйе, бар. Бу турыда төгәлрәк мәгълүматны Пенсия фонды бирә.

– Пенсиягә чыгуга ташламадан файдалану өчен, салым инспекциясенә барып, бу турыда хәбәр итәргә кирәкме?

– Салым инспекциясенә барып йөрүнең кирәге юк. Пенсия фондыннан безгә мәгълүмат килә.

– Салым түләүченең берничә фатиры, шәхси йорты, 25 сутый җире (гадәттә авылда шулай) булырга мөмкин. Ә ташлама ничек исәпләнә?

– Бер шәхси йортка, шуңа өстәп бер фатир яки бер бүлмә, бер гараж, 6 сутый җиргә ташлама каралган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бер кеше берничә ташламага ия булырга мөмкин. Мәсәлән, ул сугыш ветераны да һәм пенсионер да.

– Ул вакытта салым түләүчегә отышлырагы, ташламаның зуррагы карала. Мәсәлән, салым түләүче Бөек Ватан сугышы ветераны да һәм пенсионер да. Ә бит җиргә ташлама пенсионерга 6 сутыйга гына каралган. Ә Бөек Ватан сугышы ветераны җир салымы түләүдән тулысынча азат ителә. Бу очракта сугыш ветераны ташламасы билгеләнә.

– Шәхси милек иясе үлеп китәргә мөмкин. Андый хәлләр булып тора. Бу очракта салым ничек исәпләнә?

– Безгә бу хәбәрне ЗАГС бирә. Салым түләүченең вафат булганлыгы турындагы мәгълүмат керүгә без аның исеменә салым исәпләүне туктатабыз. Мәрхүмнең шәхси милке кем исеменә рәсмиләштерелә – шул кеше салым түли башлый. Салым мирас иясе үлгән көннән исәпләнә. Мәсәлән, салым түләүче 2021 елның 20 июлендә вафат булган икән, салым яңа мирас иясенә 2021 елның 21 июленнән исәпләнә.

– Ә 2021 елның 20 июленә кадәрге чор өчен салымны кем түли?

– Беркем дә түләми.

– Вафат булган ирнең яки хатынның салымга ташламалары исән иргә яки хатынга мирас белән күчәргә мөмкинме? Мәсәлән, мәрхүм сугышчының тол калган хатынына һ.б.

– Юк, салымда андый төшенчә юк. Ташлама күчми.

– Һәркем үзенең нәрсәгә салым түлиячәген белеп торырга тиеш. Әгәр дә салым түләү кәгазе килмәсә?

– Салым түләү мәсьәләсенә битараф карарга ярамый. Сораулар туа икән, салым инспекциясе белән элемтәгә чыгарга кирәк. Арчада  күпфункцияле үзәккә дә килергә була. Федераль салым хезмәтенең бердәм элемтә үзәге телефонына шалтыратырга мөмкин, аның номеры 88002222222. Шулай ук Федераль салым хезмәтенең сайтына www.nalog.gov.ru мөрәҗәгать итәргә була. Әлеге сайтта шәхси кабинет аша салым инспекциясенә электрон хат язарга мөмкинчелек бар. Җавап кыска вакытта киләчәк. Казан шәһәренә Маршал Чуйков урамы, 2нче йорт Г корпусы адресы буенча килергә мөмкин. Почта аша хатлар да йөри. Хат язу өчен индекс – 420094. ФСХ – федераль салым хезмәте.

– Федераль үзәк телефонына (88002222222) шалтыратып сөйләшүнең кыенлыгы бармы?

– Сорауга алар шунда ук җавап бирергә мөмкиннәр. Әгәр дә инде катлаулырак сорау була икән, Татарстандагы 5нче районара салым инспекциясен сорыйсыз. Үзәк сезне безнең белән тоташтырачак. Янда ИНН номеры булсын. Аңлашу, безнең тарафтан җавап бирү  тизрәк булачак.

– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X