erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

1 июньнән Арчада нинди үзгәрешләр бар?

Районда автобуслар элеккечә йөреп тора. Арчадан Казанга йөрүче электричка расписаниесе дә 1 июньнән үзгәргән

 

2020 елның 1 июненнән Россиядә, шул исәптән Татарстанда нинди үзгәрешләр керде?

Иң элек без Татарстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнарындагы бүлек җитәкчесе Эльвира Сальковага мөрәҗәгать иттек.

– Татарстанда коронавирустан саклану чаралары буенча әлегә үзгәрешләр юк, – диде Эльвира Валентиновна. – Үзизоляция режимы дәвам итә.

Димәк, җәмәгать урыннарында битлек, перчатка кияргә кирәк. Һава суларга чыгарга рөхсәт булса да, стадион, паркларга бару, тренажерларда шөгыльләнү, балаларның әти-әниләрдән башка урамга чыгуы, күпләп җыелу тыела. Кибет, даруханәгә һ.б. бина эченә кергәндә һичшиксез битлек һәм перчатка киярәк кирәк.

Ә әти-әниләрне бигрәк тә балаларга өстәмә түләүләр кызыксындыра.

– 1 июньнән гариза язган гаиләләрнең 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларына бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча күчә башлады, – дип сөендерде Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова. – Гаризалар 2020 елның 1 октябренә кадәр кабул ителәчәк. 3 яшькә кадәр балаларга өч ай рәттән (апрель, май, июнь) бирелә торган 5әр мең сум акча апрельдән күчә башлады.

– Июньнән аз керемле гаиләләрнең 3 яшьтән 7 яшькә кадәрле балаларына 4686,50 сум акча күчерелә, – дип аңлатты район социаль яклау бүлеге каршындагы социаль түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева. – Бу сумма 2019 елның II кварталындагы балаларның яшәү минимумыннан (9373 сум) чыгып исәпләнә. Шуның яртысы – 4686,50 сум. Бу өстәмә түләү 2020 елның 1 гыйнварыннан ай саен балага 8 яшь тулган көнгә кадәр каралган. Әлегә районда бу пособиене 55 гаилә балалары алачак. Гаризалар 2020 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин:

 – РФның “Эшләрне башкару турында”гы законына 2020 елның 1 июненнән үзгәрешләр керде, – дип сөйли. – Хезмәт хакы яки башка керемнәрне күчерүчеләр исәп документларына керемгә тиешле кодны күрсәтергә бурычлылар. Кодны кую тәртибен Россия Банкы урнаштыра.  Дәүләт күчергән пособиеләр кагылгысыз, ул акчага арест салынмый. Ул банк системасында аерым күренәчәк. Дәүләт пособиеләренә элек тә арест салырга ярамый иде, әмма ул акча исәптә моңарчы аерым күренеп тормады.

“Содружество” җәмгыятенең җәмә-гатьчелек белән эшләүче белгече Евгения Андреева: “2020 елның 1 июненнән электричкалар Арчадан Казанга үзизоляциягә кадәр ничек йөргән хәзер дә шулай хәрәкәт итә”, – диде. Расписаниесен сайтка куябыз.

Президент Владимир Путин май аендагы мөрәҗәгатендә үзмәшгульчеләргә 2019 елда керемгә карап түләгән салымнарын кире кайтарырга, дип әйтте. Без бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин бе-

лән  сөйләштек. Мөнир Әмирович: “Үзмәш-гульчеләргә 2019 елда керемгә карап түләгән салым акчалары кире кайтарылачак. Әмма әлегә аның механизмы юк, көтәбез”, – диде.

Июнь уртасыннан төрле төбәкләрдән бер банкның бер исәбеннән икенче исәбенә акча күчерүләр бушка башкарылачак.

Үзгәрешләрне алга таба да хәбәр итеп торачакбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X