erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

1 нче апрельдән ташламалардан кемнәр "колак кагачак"

Бу тыю терроризмны һәм башка җинаятьләрне финанслауга каршы көрәшү өчен кертелде.

Кайбер россиялеләргә балалар түләүләренә, электрон акча янчыгына, банк кредитларына, мәшгульлек хезмәтенә онлайн-гаризалар бирүгә кагылышлы сорауларны хәл итеп бетерү өчен нибары берничә көн вакыт калды. 1 апрельдән коронавирус пандемиясе чорында кертелгән кайбер ташламалар гамәлдән чыгарылачак, дип хәбәр итә «Матбугат.ру». Аерым алганда, сигез яшькә кадәрге һәр балага 5 мең сум күләмендә Яңа ел түләүләре туктатыла.    65 яшьтән өлкәнрәк эшләүче кешеләргә "карантин больничныйларын" рәсмиләштерү мөмкин булмаячак. Бу ташлама да 1 апрельдән гамәлдән чыгарылачак. Мондый адым хөкүмәт тарафыннан коронавирус пандемиясе кызган вакытта өлкән яшьтәге россиялеләрне авыру йоктыру куркынычыннан читләштерү өчен ясалган иде. Бу ташлама бетерелгәч, түрәләр эш бирүчеләргә, мөмкин булганча, өлкән хезмәткәрләрне өйдән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим итәләр.   Шулай ук март тәмамлангач, Россия Банкының ковид белән авырган гражданнар өчен кредитларны реструктуризацияләү турындагы тәкъдимнәре үз көчен югалтачак. Эпидемия нәтиҗәсендә керемнәре кимегән россиялеләр дә шундый ук ташламадан файдаланды. Моннан тыш, 1 апрельдән кредит оешмаларында бурычлары булган клиентларны ипотекага рәсмиләштерелгән торактан чыгаруны тыю да бетерелә.   Апрель башлану белән эшсез россиялеләр дәүләт хезмәтләре ярдәмендә онлайн-теркәлү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. 1 апрельдән аноним электрон акча янчыкларын (шул исәптән WebMoney, PayPal һәм VK Pay) тулыландыру да тыела башлый. Бу тыю терроризмны һәм башка җинаятьләрне финанслауга каршы көрәшү өчен кертелде.

Фото: пиксабай

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32504

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X