Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 10 яшьлек малайны эзлиләр

    Ир баланың буе 140 см, ябык гәүдәле, кара-коңгырт чәчле, ачык-яшел күзле.

    Чаллыда полиция хезмәткәрләре югалган 10 яшьлек Оськин Святогор Дмитриевичны эзли. Бу хакта мәгълүматны «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар.

    Кичә кичке бишләр тирәсендә малай Яңа шәһәр, 50/07 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдыннан билгесез юнәлештә китеп барган. Әлегә кадәр аның кайда булуы билгесез. 

    Ир баланың буе 140 см, ябык гәүдәле, кара-коңгырт чәчле, ачык-яшел күзле. Кара спорт костюмы кигән булган, сул җиңендә ак төстәге язу бар, аягында соры-зәңгәр төстәге кроссовкалар. Шулай ук баланың музыкаль колонка белән тимгелле төстәге рюкзагы булган.

    Реклама

    Югалган малай турында нинди дә булса мәгълүматы булган  кешеләрнең 8 (953) 492-10-03, 8 (917) 935-27-00 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. 

    https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-04-2021/challyda-yugalgan-10-yashlek-malayny-ezlil-r-5821084

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: