Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 100 ел элек булган котлау

    Тарих битләрен барлыйбыз.

     

         Быел ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан тарих битләрен барлыйбыз. 1920 елның 27 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия  Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Совнаркомының “Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы” Декреты имзалана. Бер гасыр дәвамында ТАССРда булган вакыйгаларны без тарихи документлардан өйрәнеп,  әдәби әсәрләрдән укып, фильмнар карап күз алдына китерәбез.

          Якташ язучыларыбызның “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә тупланып барылган әсәрләрендә дә республикабызның үткәне чагылыш тапкан. Илебездә барган гражданнар сугышын гади солдат, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышын газета корреспонденты буларак, революциядән соңгы үзгәрешләрне милиционер, тикшерүче, газета хәбәрчесе, төрле журналларда хезмәткәр, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе һәм биш ел аның рәисе, ә аннан соң калган гомерен профессиональ язучы буларак республика тарихындагы вакыйгаларны күзәткән һәм үзенең әсәрләрендә чагылдырган якташыбыз Гомәр Бәшировның  әсәрләрен укыгач, ТАССРның 100 еллык үзгәрешләрен тулысынча күзалларга була.

         Татар әдәбиятында яратып укыла торган әсәрләре белән танылган, СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның 1980 елда, ягъни моннан 40 ел элек, язган  “Татарстанның туган көне” хикәясе республикабызның туган көненә багышлана.

    ***

          Җәйнең матур бер иртәсендә безнең полкны урман аланына чыгарып тезделәр. Күкрәгенә кызыл тасма таккан полк комиссары Сибгатуллин тантаналы атлап алга чыгып басты.

    • Иптәшләр, кызыл сугышчылар! Мин сезне Татарстан Автономияле Совет

    Социалистик Җөмһүрияте оештырылу белән тәбрик итәм! – диде.

          Без, куанышып, өч мәртәбә “ура” кычкырдык. Бөтен урманны яңгыратып оркестр уйнап җибәрде.

          Күптән түгел генә армия сафларына алынган яшь кызылармеецлар аңына бу тарихи вакыйга әнә шулай килеп керде. Шуннан соң безнең тормышыбызга берсе артыннан берсе төрле яңалыклар өстәлә башлады. Элек өйгә хат җибәргәндә адресына: ”Казан губернасы, Казан өязе...” – дип башлый идек. Хәзер инде иң башта “Татарстан республикасы...” – дип яза торган булдык. Солдат уенына барышлый да, уеннан кайтышлый да, җырга бөтен яшьлек дәртебезне салып, аяк баскан көйгә “Көзге ачы җилләрдә”не әйттерәбез. Үз телебездә газеталар, журналлар укыйбыз. Политруклар безгә үз телебездә Совет хөкүмәте чыгарган яңа законнарны, Ленин сүзләрен, гражданнар сугышындагы хәлләрне аңлаталар.

          Ләкин Автономияле Совет Социалистик Республикасының гражданины булу өстебезгә зур җаваплылык та өсти иде. Туган илне төрле яктан дошман яулары камап алган еллар иде ул. Яңа гына оешкан Татарстан үзенең иң ышанычлы батыр улларын тугандаш халыкларга ярдәмгә җибәрде. Без, Татарстан егетләре, руслар, латышлар, белоруслар белән, башкорт, чуваш һәм башка халыкларның уллары белән бергәләп, Украина халкын дошманнан азат итәр өчен авыр сугышларга ташландык. Без сугыша-сугыша чал Днепрны кичтек, мәшһүр Каховка бәрелешләрендә катнаштык. Исегездәме ярты дөньяны әйләнгән данлы җыр!

    Каховка, Каховка, родная винтовка...

                                           Горячая пуля, лети!

    Реклама

     Иркутск и Варшава, Орел и Каховка –

                                          Этапы большого пути...

          Совет властеның язмышын хәл иткән менә шул тарихи сугышларда якташларыбыз белән бергә мин дә катнаштым.

          Ул елларда “халыклар дуслыгы” дигән сүзләр телгә кермәгән иде әле. Әмма сүзе булмаса да, дуслык хисе безнең күңелләребездә иде. Тавриданың көзге-кышкы кырыс далаларында акларга каршы, Махно бандаларына каршы көнне-төнне белмичә сугышып йөргәндә, Украина халкы безне үз туганы кебек каршы алды, җылы өендә урын бирде, тамагыбызны туйдырды. Оксаналар, Мариналар яраларыбызны бәйләде. Кырым капкасын бикләп торган атаклы Перекопка атакага ташланганда, язмышларыбыз кыл өстендә калган чакларда, без, төрле халыкларның сугышчы уллары, һәркайчан иңгә-иң торып сугыштык, кыенлыкларны бергә үткәрдек. Халыклар дуслыгының нинди бөек көч булуын мин тирәнтен әнә шунда аңладым.

          Ул легендар елларны хәзер мин дулкынланып искә алам, үзебезнең буын белән, яшьтәшләрем, кордашларым белән чын күңелдән горурланам. Алдыбызга революция куйган бөек вазифаларны безнең буын намус белән үтәде. Минем кордашларым туган илнең беренче дәшүе белән кайсы Колчакка, кайсы басмачыларга, кайсы кара барон Врангельгә каршы яшь лачын ярсуы белән ташланды. Алар беркайда да сынатмадылар, бөек Ватанга биргән антларына, халыклар дуслыгына соңгы сулышларына кадәр тугрылыклы булып калдылар.

          Бу көннәрдә данлыклы алтмыш яшен тутырган республикабызның беренче көннәре әнә шулай башланган иде.

                                                                    ***                                                           

          Әлеге хикәядән күренгәнчә, моннан 100 ел элек  булган бу истәлекле көн 19 яшьлек Гомәр Бәшировның күңелендә яңа барлыкка килгән ТАССР өчен горурлану да, халкыбызның киләчәге өчен шатлану мизгеле булып та истә калган. Ул аны Республикабызның 60 еллык юбилее уңаеннан яза, һәм ул 100 ел элек яңгыраган бу котлау сүзләрендә халкыбызның уңышларга ирешәчәген алдан билгели. Дөрестән дә Татарстан Республикасы бүгенге көндә Россиядә һәм бөтен дөньяда танылып яши һәм киләчәге тагын да уңышлы булсын иде.

    “Казан арты”тарих-этногрфия музее

    директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: