erid:2VtzquqpS7d
11 тракторчы административ җаваплылыкка тартылды
Арча яңалыклары

11 тракторчы административ җаваплылыкка тартылды

Бу хакта Габделхак Касыймов хәбәр итте.

Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге рейдлар оештырды. Ул караңгыда үзйөрешле машиналар белән идарә иткәндә юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатында үткәрелде. Трактор һәм үзйөрешле машиналарның тышкы яктырткычлары булуына, аларның төзеклегенә, шулай ук теркәү документларына, тракторчы-машинистларның таныклыкларына да игътибар ителде. 28 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр 30 техника тикшерелде. 11 тракторчы административ җаваплылыкка тартылды. Ике юридик, бер вазыйфаи затка беркетмә төзелде. Бу хакта безгә Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.

 

 

 

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев