erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

12--13 февральдә Арча көрәшчеләре Минзәләдә ничек көрәште?

Нәтиҗәләрне әйтеп үтәбез.

Быелгы турнирның нәкъ менә Минзәләдә узуы очраклы түгел. Муса Җәлилнең тууына 115 ел. Герой-шагыйрь1941 ел ахырында Минзәлә педагогия училищесы бинасында (хәзер ул педагогия көллияте) урнашкан хәрби-сәяси курсларда укый. Фронтка да шушы каладан чыгып китә. Минзәләдә аның истәлекләрен әле дә кадерләп саклыйлар. Бәйгенең ачылыш тантанасы алдыннан кунакларны Җәлил музеена алып бардылар, аннары алар герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Арчадан Минзәләдәге көрәшчеләр ярышына 10 көрәшче барды. Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән ярышта 48 команда, 391 көрәшче катнашты. 1нче урынны Әлмәт районы командасы, 2нче -- Ял Чаллы командасы, 3нче урынны Теләче командасы алды. 

2020 ел нәтиҗәләре буенча 2нче урынны алган Арча командасына Татарстан Республикасы көрәш федерациясе дипломы һәм кубок тапшырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Бу ярышта Арча командасы 6нчы урынны алды. Арчадан Илнур Зәйнуллин, Рамил Хәкимҗанов, Наласадан Фаяз Зарипов үз авылыкларында 3нче урынны алдылар. Командада менә кемнәр иде. Арчадан Илнур Зәйнуллин, Руслан Абдуллин, Рамил Хәкимҗанов,  Иске Кишеттән Альберт Ситдыйков, Наласадан Фаяз Зарипов, Дамир Әһлиуллин, Иске Чүриледән Рамил Хәсәнов, Апаздан Рөстәм Сибагатуллин, Иске Масрадан Нәсим Габидуллин, Югары Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов. Молодцы егетләр! Тагын да югарырак уңышларга ирешергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X