erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

12-19 августка йолдызнамә

Бу атнада йолдызлар сезгә ниләр вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март – 20 апрель) Хыялыгызны тормышка ашырганда күңелегезгә шик-шөбһә кертмәгез. Үз-үзеңә ышаныч булмау яки вакытлыча чигенү – һәркемдә була торган нормаль күренеш. Эшләрегез җайлансын өчен бары тик тынычланырга гына кирәк. Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Сезнең шәхесегезгә артык игътибарның хәзер бөтенләй кирәге юк. Атнаның шигаре: тынычлык, сабырлык һәм саклык. «Әкрен барсаң – тиз барып җитәрсең» дигән зирәк әйтемне исегезгә төшерегез дә, һәр адымыгызны җентекләп уйлагыз. Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Атнаның икенче яртысы йорт өчен бәяле, зур әйберләр сатып алу өчен туры килә. Әгәр дә сез фатирыгызда яки йортыгызда ремонт ясыйсыз яки ниятлисез икән, чәршәмбе яки пәнҗешәмбе көнне кирәкле төзелеш һәм бизәү материалларын сатып алу өчен кулай көн. Кысла (22 июнь – 22 июль) Бу атнада акча белән бәйле бернинди авантюраларга да кермәскә тырышыгыз. Зур күләмдә акча эшләү, табыш алу мөмкинлеге белән кызыктырып, шикле тәкъдимнәр ясаучы кешеләргә ышанмагыз. Хәтта ул кеше сезнең бик ышанычлы танышыгыз булса да. Арыслан (23 июль – 23 август) Атнаның икенче яртысында чыгымнарыгыз шактый күп булачак. Ләкин саранлык күрсәтмәгез. Якыннарыгыз, бигрәк тә балаларыгыз өчен бик күп файдалы эшләр башкарасыз. Туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрдә киеренкелек сизелерлек кимиячәк. Кыз (24 август – 23 сентябрь) Кызларга туклануга аеруча игътибар итәргә кирәк: Ләкин, онытмагыз: ризык тәнгә энергия, көч бирергә тиеш, ә артык ашау тазаруга китерергә мөмкин. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Кызлар эш һәм яшәү урынын алыштырырга мөмкин.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Бу атнада туганнар арасында мирас хокукы белән бәйле проблемалар туарга мөмкин. Сезгә үз мәнфәгатьләрегезне якларга туры килүе ихтимал, ә моның үз чиратында туганнарыгызның берәрсе белән мөнәсәбәтләрегезнең начараюына китерүе мөмкин. Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Сезгә йолдызлар теләсә кем белән танышмаска, танышканда игътибарлырак булырга киңәш итә. Бу атна тәрбиясез, сезне кирегә өстери торган кешеләр белән элемтәләрне өзү өчен кулай. Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Укчы үз мөмкинлекләрен дөрес бәяләргә тиеш. Бу якын киләчәккә планнар төзергә мөмкинлек бирәчәк. Шәхси тормышыгыз шактый бай булырга вәгъдә итә. Дулкынландыргыч очрашулар көтә, элек бик яратып йөргән кешегез  белән очрашу ихтималы зур. Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Кәҗәмөгезләрнең финанс хәле яхшыра. Хәтта бернинди киртәләр дә уңышка ирешергә комачауламаячак. Җитәкчелек белән җитди аңлашылмаучанлык булырга мөмкин. Үз көчегезгә ышанычны саклап кала алсагыз, барлык кыенлыклардан да җиңүче булып чыгачаксыз. Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Эш белән бәйле вак-төяк авырлыклар килеп чыгачак. Боларның сәбәбе - сезнең кәефегез үзгәрүдә, һәм барысына да бик тиз арада ирешергә теләвегездә. Сез колач җитмәстәйне колачламакчы буласыз –моның мөмкин булмавы белән килешергә туры киләчәк. Балык (19 февраль – 20 март) Эшегезне бәяли торган җитәкчелек һәм гомумән кешеләр белән мөнәсәбәтләр бер яклы гына бармый. Уңышка ирешү өчен хәзер үҗәтлек кенә түгел, әрсезлек тә мөһим. Яңа компаниядә үзегезгә игътибарны җәлеп итүдән курыкмагыз. Фото: http://pixabay.com
 http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-12-19-avgust

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X