erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел 127 медицина хезмәткәре авылга эшкә кайтачак

Бик кирәкле программа.

Быел «Земство докторы» программасы буенча 127 медицина хезмәткәре авылга эшкә кайтачак

2022 елда Татарстанда «Земство докторы» программасы буенча авыл җирлегендәге медицина учреждениеләренә 104 белгечне эшкә җәлеп итеп булган: шул исәптән – 83 табиб һәм 21 урта звено медицина хезмәткәрен. Быел да әлеге программа буенча тагын 127 белгечне авылга эшкә кайтарырга планлаштырыла – 97 табибны һәм 30 урта медицина хезмәткәрен, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Земство докторы» программасы халык саны 50 меңнән артмаган торак пунктларга эшкә кайткан медицина белгечләренә бер тапкыр компенсация түләү мөмкинлеге бирә. Табиблар, фельдшер, акушер һәм шәфкать туташлары турында сүз бара. Шундый ук «Земство фельдшеры» программасы да фельдшер һәм фельдшер-акушерлык пунктларын белгечләр белән тәэмин итәргә булыша.

Бер тапкыр түләнә торган компенсациянең күләменә килгәндә, табибларга – 1-1,5 миллион сум, ә фельдшерлар өчен ул 500-750 мең сумны тәшкил итә. Эшкә урнашканда компенсация алу өчен медицина учреждениесендә шундый вакант вазифа булырга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге программа «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла. «Земство докторы» программасы турында тулырак мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының minzdrav.tatarstan.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайтында («Эшчәнлек» бүлегендә «Министрлыкның идарәләре һәм бүлекләре» бүлекчәсендәге «Медицина белеме бирү һәм аттестацияләү бүлеге мәгълүматы» папкасында) урнаштырылган.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/byel-zemstvo-doktory-programmasy-buenca-127-medicina-xezmatkare-avylga-eska-kaitacak-5869076

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X