erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

15 ел элек частьтан качкан солдат табылган

Аңа карата нинди чара күрәчәкләре дә билгеле.

Төмән өлкәсендә 15 ел элек хәрби частьтан качкан солдат табылган. Бу хакта Үзәк хәрби округның Төмән өлкәсе буенча хәрби тикшерү бүлеге хәбәр итә.

2004 елның декабрендә Магаданда туган рядовой Евгений Южанин Төмәндәге хәрби частьны ташлап киткән, шуннан бирле аны беркем дә күрмәгән. Ул 15 ел дәвамында Төмән һәм Свердловск өлкәләре территориясендә яшәгән, очраклы хезмәт хакына көн күргән.

Шул ук вакытта солдатның частьны ташлап китүе өчен җитди сәбәпләре дә булмаган. Туганнары аны үлгән дип уйлаган. Хәзер инде аңа 35 яшь. Әнисенә һәм апасына дезертирның табылуы турында тикшерүчеләр хәбәр иткән.

Хәрби тикшерү бүлегендә белдерүләренчә, 2020 елның 30 апрелендә Южанинга карата җинаять эше туктатылган. Хәзерге вакытта Төмәндә хәрби частьлардан 1992 һәм 1996 елларда качып киткән тагын өч кеше эзләүдә.

Фото:imag.one

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/15-el-elek-chasttan-kachkan-soldat-tabilgan-252024/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X