Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 15 көн буена бер пачка маргарин ашап торган

     Тынгысыз йөрәк

     Рәхмиева Маhиҗәләл Минҗан кызы 1932 елны дөньяга килә. Сугыш елларында үсмер кызга олылар белән бергә эшкә җигелергә туры килә. Гаиләдә алты бала. Әтиләре, олы яшьтә булгач, сугышка алынмас дип уйлыйлар. Юк, аңа да чират җитә. Минҗан  Галимов сугыштан кайта алмый. Газетабызда 15 ноябрь (2020 елгы) санында  аның турында язганнар иде. Абыйлары Зәбихны да сугыш ала. Ул летчик була. Сугышка хәтле Әлмәттә мәктәптә укыта.

    Әниләре Сәхибҗамал колхозда атлар карый. Мәhиҗәләл апа да 13–14 яшьтән ат җигеп  эшкә тотына. Ярый әле ат караучы Касыйм  абый ярдәм итә.

    – Сапый Мотыйгуллинның артель директоры булып эшләп алганын хәтерлим. Сугыш бетәр алдыннан Заhид  Гайнуллинны куйдылар. Хатыны Сәхибкамал тегүче булып эшләде. Маhисәрвәр, Фәүзия дә тегүче иде. Александр Шалканов, Анна Бламыкова, Галия апа да артельдә эшләделәр.

    Тормыш бик авыр иде. Атлар күтәрәмгә кала, аякларына баса алмый. Кызлар, яшь  хатыннар  Әлфия, Сания, Нурлыгалләм  апалар кул арбасы белән  Арчага әзер товарны ташыдылар. Кире кайтканда, эшләр өчен  чимал  алып кайталар иде, – дип сөйли Маhиҗәләл апа ул чор турында.

    Лаеш урманына эшкә кешеләр җыйганда, исемлеккә  Маhиҗәләл дә эләгә. Сугышның соңгы өч кышында урман кисә, ә җәйләрен урман чистарттыралар.

    – Лаешка хәтле җигүле атлар артыннан җәяү атлый идек. Кавалда (Ковали) төн кундыралар. Эшли-эшли  тир белән катып, өстәге кием багана булып басып  тора, аякта – чабата. Ашау – халык теленә кереп калган “Лаеш шулпасы”. Иптәш кызым Әлфинур белән 15 көн буена бер пачка маргарин ашап торган вакыт та булды. Норманы тутыра  алсаң, бер телем ипи  бирәләр иде. Иң авыры урманнан кайтканда ике метрлы пычкыны күтәреп кайту: көч беткән, аяк атламый, җитмәсә, кычкырып җырлап кайтырга  кушалар. Беркөн чыдамадык, төнге 12дә качып киттек. Яктырганчы урман буйлап җиде чакрым йөгергәнбез. Борып кайтардылар, – дип искә ала ачы елларны күпне күргән  Яңасаланың ак әбисе.

    Авылда сугыш вакытында агач эшкәртү мастерское да бар иде. Сәхри бабай арбалар, чаналар, агач кашыклар, чүмечләр ясый иде. Шунда бөтен балалар  кайнаша. Фатыйма апа бабайга безгә булышкан өчен  ичмасам  бер кашык кына булса да бирергә кирәклеген әйтә. Шуннан да зур бәхет юк –кашык тотып көлешә-көлешә өйгә йөгерәләр.

    Реклама

    Сугыштан соң да авыл тормышы  җиңеләйми. Бригадир Габбас 12 кызны көн саен җәяү Арча станциясенә эшкә йөрткән (14 чакрым). Чаттагы сыраханәдән Максабаш күперенә хәтле юл түшәгәннәр. Кувалда белән зур-зур ташларны ватып, носилкаларга төягәннәр, кирәкле участокларга алып барып, юлга тезгәннәр.

    Маhиҗәләл апа Гани абый белән алты бала үстергәннәр. Барысы да исән-сау, өч кызы да авылда ихтирамлы кешеләр. Рифат улы озак еллар Яңасалада  бригадир булып эшләде. Ике улы – шофер, үз эшенең осталары.

    88  яшен тутырган Маhиҗәләл апаның  кулларына карыйм: ат та җиккән алар, таш та ваткан, урман да кискән, ир тәрбияләгән, алты баланы күтәргән, сеңлесе Сәвиянең ике ятимен дә назлаган, ефәк җепләр белән ап-ак яулыклар да чиккән... Нәкъ Тукай әйткәнчә: “Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел...”  Маhиҗәләл апаның картлыгы бик рәхәт.  Рәхмиевлар династиясе – Рузалия, Рузия, Илфира, Рифкать, Илфат, Илдар, күпсанлы оныклар hәм оныкчыклар – Маhиҗәләл апаның тормыш яме, тормыш тәме. Менә шундый алар – сугыш чоры балалары. Аларның тырышлыгыннан, түземлегеннән безгә үрнәк алырлык.

       Римма Надершина

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: