erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

150 мең сум күләмендә «ата капиталы» түләргә ниятлиләр

Бу сумма тәрбиягә алынган бала өчен дә түләнәчәк

Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләргә өченче һәм дүртенче бала туган өчен 150 мең сум күләмендә «ата капиталы»н бирергә уйлыйлар. Бу хакта Ульяновск шәһәре Ижтимагый палатасының Милли, дини һәм мәдәни мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләгән.

«Ульяновск өлкәсе губернаторы, биш бала атасы Сергей Морозов гаиләдә әтиләрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм күп балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү максатыннан өлкәдә „Ата капиталы“ бирү турындагы инициатива белән чыккан иде. Бүген әлеге программаны тикшерү һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсендә эш бара. Закон нигезендә гаиләдә өченче, дүртенче бала туса, гаиләгә 150 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнәчәк», — ди ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәмис Сафин сүзләренчә, бу сумма тәрбиягә алынган бала өчен дә түләнәчәк. «Гаилә 5 ел Ульяновск өлкәсенә яшәргә һәм әти кеше кайсы төбәктә эшләсә дә, пропискасы Ульяновскида булырга тиеш. Әлеге закон әтиләргә бер генә никахтан туган балалар исәбеннән түләнә. Хатыны үлгән очрак искәрмә була. Бүген әлеге проектны милли оешма җитәкчеләре белән тикшерделәр, өстәмәләр керттеләр», — диде ул.

 http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/150-me-sum-klmend-ata-kapitaly-tlrg-niyatlilr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X