erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөфти Мөхәммәдьяр Солтановның оныклары «Зөләйха» фильмын төшерүчеләргә дәгъва белдерә

Россия империясенең 1886-1915 еллардагы мөфтиен фильмда арестантлар исемлегенә керткәннәр.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Россия империясенең бишенче мөфтие дбулган Мөхәммәдьяр Солтановның оныгының кызы, Азнакайда яшәүче Ләлә Йосыпова һәм аның балалары ерак бабаларының исемен «Зөләйха» фильмында арестантлар исемлегендә яңгыратуга дәгъва белдерә. Бу хакта ул «Татар-информ» журналистына әйтте.

  • «Россия» каналындагы «Зөләйха» сериалында арестантлар исемлегендә татар дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре исемнәре яңгырады. Равил Гайнетдин, Шиһабетдин Мәрҗани, Тәлгать Таҗетдин исемнәре белән бергә 1886-1915 елларда Россия империясендә мөфти булган Мөхәммәдьяр Солтанов исеме дә әйтелде. Татар җәмәгатьчелеге сериалдагы бу эпизодка дәгъва белдерде.

Ләлә Йосыпова

«Фильмны карап утырганда „Мөхәммәдьяр Солтанов“ дип ишеткәч, сискәнеп киттем. Ул гомер буе халык өчен тырышкан кеше, репрессияләргә эләкмәгән. Аны репрессяләнгән дип күрсәтү — ялган. Мин үзем гаделлек яклы кеше. Мондый ялганга ачуым да чыкты, күңелемә дә тиде», — диде Ләлә Йосыпова.

«Русское» кинокомпаниясенең генераль продюсеры Ирина Смирнова фильмда яңгыраган татар исемнәре очраклы рәвештә сайлап алынды дип аңлаткан иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Очраклы түгел инде бу. Моны мөфтинең исемен пычрату өчен кулланганнар дип уйлыйм. Минемчә, бу татарга нәрсә дә ярый дип төкереп карау, кешегә санамау», — ди Ләлә Йосыпова.

Ләлә ханым хәзерге вакытта Азнакайда яши. Аның абыйсы Роберт Зарипов Мөхәммәдьяр Солтановның 1352 елдан бирле башланган шәҗәрәсен төзегән. «Мөхәммәдьяр Солтанов — әниемнең бабайсы. Ул Актаныш районыннан чыккан зур нәсел. Без аның белән горурланабыз», — диде ул.

Өстәге фотода сулдан икенче Мөхәммәдьяр Солтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X