erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Теләче районында дүрт кеше коронавирус йоктырган

Вирус йоктыручыларның икесе – чит илдән кайтучылар, калган 14е – авырулар белән якыннан аралашкан гражданнар.

Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 16 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Алтысы хастаханәгә озатылган, 10 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус йоктыручыларның җидесе — 18-30, тагын җидесе 30-50 яшьтә, калган икесе 50 яшьтән өлкәнрәк.

«Вирус йоктыручыларның икесе — чит илдән кайтучылар, калган ундүрте — авырулар белән якыннан аралашкан гражданнар. Казанда — сигез, Теләче районында — дүрт, Мамадыш районында — ике, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә берәр очрак ачыкланган», — дип искәртте Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X