16 яшьлек кыз югалган
10 ноябрьдә үк өеннән чыгып киткән.
Бөгелмәдә 16 яшьлек кызны туганнары һәм полиция эзли. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кичә Бөгелмәдә яшәүче кыз югалган. 10 ноябрьдә ул өеннән чыгып киткән һәм аны башка күрүче булмаган. Шул көнне үк кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.
Кызның буе 160 сантиметр, чәче аксыл, күзләре зәңгәр. Ул кара төстәге куртка, кара джинс чалбар булган, кара кроссовкалар кигән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев