erid:2VtzquqpS7d
16 яшьлек яшүсмер янгында һәлак булган
Арча яңалыклары

16 яшьлек яшүсмер янгында һәлак булган

Фаҗига Әлмәт районында була.

30 июнь көнне Әлмәт районы Добромыш авылында янгын сүндергән вакытта 51 яшьлек ир-ат һәм 16 яшьлек яшүсмернең гәүдәләре табыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитеты.

Тикшерү фаразлары буенча, яшүсмер ир-атка хуҗалык эшләрендә булышкан һәм фаҗига көнендә анда кунарга калган. Ир-атның улы янгыннан чыгып өлгерә. Янгын электр плитәсеннән чыккан, дип фаразлана.


Нет комментариев