Авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм чаралары бар? ("Интертат").
Сыер асрыйсың икән – субсидиясен бирәләр, ферма төзисең – чыгымын кайтаралар, орлыгын бушлай биреп, яшелчәсен сатып алалар. “Бу субсидияләр кешеләргә авыл җирлегендә яшәп, күпмедер акча эшләргә мөмкинлек бирә”, - дип искәртә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, фермерларга, КФХларга ярдәм чаралары – “Интертат” күзәтүендә.
Сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелеше өчен субсидияләр:
Төзелеш бәяләре кыйммәтләнү сәбәпле, сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә: 5 сыердан да ким булмаса – 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр;
8 сыердан да ким булмаса – 400 мең сумнан 600 мең сумга кадәр.
Мәсәлән, кешенең бар ди ике сыеры, бишкә җиткерәм дип уйлый икән, мини-ферма төзү өчен 300 мең сум алачак. Әгәр өч сыеры булып, тагын бишкә арттырам ди икән, сигезгә җиткерә, ягъни һәр арттырылган биш сыер өчен 600 мең сум бирәбез, - дип аңлатты Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә быел 50 млн сум каралган.
Тана һәм бер тапкыр бозаулаган сыерлар сатып алу өчен субсидияләр:
Бер баш терлеккә 30 мең сумнан 60 мең сумга җиткән. Ришат Хәбипов бер кешегә елына биш тана сатып алырга рөхсәт ителгәнен искәртте.
Нәселле терлеккә чыгымнарны киметү өчен, таналар һәм бер тапкыр бозаулаган сыерларга субсидия бер башка 40 мең сумнан 70 мең сумга җиткән. Бу терлек бәясе кыйбатлану белән бәйле.
Бу максатларга 2022 елда 10 млн сум акча салынган.
Моннан тыш, лейкозлы сыерны алмаштырганда, өстәмә 10 мең сум кайтарыла.
Сыер асраучылар өчен субсидияләр:
Әгәр фермер шәхси хуҗалыкта бер сыер асрый икән, елына бер тапкыр 2 мең сум субсидия бирелә, ике сыер булса, һәркайсына 3 әр мең сум, өч һәм аннан күбрәк сыерга – һәр сыерга 4 әр мең сум түлиләр.
Бу акча 500 сумлык ветеринария чараларына килешү имзаланган шартларда түләнә, ләкин ул хезмәт өчен дә һәр сыерга 300 әр сум исәбеннән хөкүмәт өстәмә субсидия белән кайтара.
Кәҗә асраучылар колагына: бер кәҗәгә елына 500 сум исәбеннән түләнә.
Сыер һәм кәҗәләр тотучыларга ярдәм максатыннан быел Татарстанда 350 млн сум акча планлаштырылган. Сыерлар асрауга субсидияләрне гадәттә августта, уңыш җыйгач бирсәләр, былтыр һәм быел халыкка акча апрель-майда ук күчә. Субсидиягә заявканы “Мои субсидии” цифрлы платформасында да тапшырып була.
Ат асраучылар өчен субсидияләр:
Өч яшьтән олырак бияләр өчен бер башка өч мең сум исәбеннән субсидия каралган, ләкин өч баштан артыкка түләнми.
Өч яшьтән зуррак бияләр тотучылар өчен быел бюджетта барлыгы 8 млн сум каралган.
Татар токымлы атларны үрчетүгә килгәндә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Баш дәүләт токымлы терлекчелек идарәсе башлыгы Ришат Зарипов сүзләренчә, нәселле терлек үрчетүче КФХлардан сатып алынган терлек бәясенең 60 проценты кайтарыла. Татар токымлы бияләрне асрау чыгымнарына 20 мең сум бирелә.
Чеби, тавык үстерүчеләргә мәгълүмат:
– Чебиләрне кооперативлар аркылы бирәбез дип сөйләштек. Мөслимнән Ирек Хәмәдишин шуның ачык мисалы. Ул 30 меңгә якын каз бәпкәсен бушка тарата, терлек азыгын сатып бирә, халык аларны үстерә дә, берсен көз көне Иреккә суярга дип кире кайтаралар. Ирек алардан бушлай ала, бу кооперация дип атала.
Сабада райпо (район кулланучылар җәмгыяте берлеге – ТИ искәрмәсе) идарәсе рәисенең дә инкубаторы бар, ул халыкка тарата. Инкубатор тоткан предприятиеләр халыкка бирәләр икән, кош бәясен без кооперативка кайтарабыз, шуңа күрә кооперативлар аркылы чебиләр алу мөмкинлеге бар.
Без санкциягә каршы чаралар кысаларында, кош бәпкәләре, чебиләр бәясе чыгымнарын кайтаруга кагылышлы элекке субсидияне кире кайтару буенча өстәмә акча бүлеп бирү турында Хөкүмәткә мөрәҗәгать, документлар пакетын әзерлибез.
Мәсәлән, бройлер чебине 30 сумга сатып алалар, 50 процентын, әйтик, 15 сумын кире кайтара идек. 2020 елда бу чыгымнарга 22 млн сум акча тотылды. Бүген тәүлеклек чебеш 70 сумга җитте, басып чыгару өчен йомырка 50 сум тора. Безгә бу максатларга якынча 50 млн сумлап акча кирәк, ул бюджетта каралмаган, шуңа күрә Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәкбез.
100 баш чеби үстерәләр икән, аны бит инде кемгәдер сатарга кирәк. Безгә шулай итеп оештырырга кирәк: кооператив чебине алып биреп, халыкка арзан бәядән таратырга һәм кооперативка шул субсидияләрне бирергә. “Мин авылда торам, чеби үстерәм, безгә чеби-казлар бирегез” дип кенә булмый бит, кооператив белән килешү төзергә кирәк: артык калган өлешен кооперативка сатарга яки суярга бирергә тиеш. Безгә шәһәр халкын да тәэмин итәргә кирәк бит әле, - дип аңлатты Ришат Хәбипов.
Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/avyl-irlegenda-saxsi-xualyklarga-nindi-yardam-caralary-bar-5852455
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев