erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

175нче мәктәптә атыш вакытында үлүчеләр арасында безнең район кешеләре балалары да булган

Урыннары оҗмах түрләрендә булсын.

11 май көнне Казанның 175нче мәктәбендә булган коточкыч хәл бөтен кешене тетрәндерде.

Май бәйрәмнәрендә генә чыркылдашып уйнап йөргән, ничә көннәр буе әти-әниләре белән бергә булуларына (эш белән аларны иртән, кич кенә күрәбез шул) сөенеп туя алмаган, ун көн ялдан соң укырга дип китеп парта артына кереп кенә утырган балалар... Мәктәптә аларны шундый афәт көтеп торыр дип кемнең башына килсен?! Адәм ышанмаслык хәл бит бу. Тыныч, матур, балачакның рәхәтен генә күреп яши торган вакытта ничә сабый гүр куенына керә, ничәсе хастаханәдә үлем белән көрәшә. Ничек еламый түзәсең бу хәлгә?!

Вөҗдансыз адәм пулясыннан һәлак булучылар арасында безнең Арча районы кешеләре балалары булуы да ачыкланды. Инстаграм битендә “Безнең матур сеңлебез вәхши кулыннан китте. Йә, Раббым, сабырлык бир һәммәбезгә дә”, дип язган кызның абыйсы Зөлфәт Галимҗанов.

Зөлфия шушы мәктәптә 8нче сыйныфта укыган. Югары Атыда яшәүче Газинур Галимҗановның бертуган энесенең кызы. Туганнары бүген иртән аны күмәргә киткән. Әти-әниләренең чын күңелдән кайгыларын уртаклашабыз. Бала хәсрәтеннән дә авыр әйбер юктыр ул. Аллаһы Тәгалә сезгә бетмәс-төкәнмәс сабырлыклар бирсен.

“Әй, Аллаһым. Бир сабырлык. Урының җәннәт түрләрендә булсын, сеңлем Зөлфия. Әти-әниеңә соңлап кына, бик кадерле булып кына туган төпчек сеңлебез. Без түгел, син безне озатырга тиеш идең дә бит. Әмма Аллаһтан узып булмый шул. Синең безнең белән җиләк җыйганда тәтелди-тәтелди мең дә бер сорау биргәнең бер дә күз алдымнан китми. “Ник моның кадәр күп сөйләшә икән бу, дип уйлый идем биргән сорауларыңнан туеп. Менә хәзер гомер буе тыңларга да әзер дә соң... Авыр туфрагың җиңел булсын, тыныч йокла, матурым”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зөлфияне күмгәннән соң Газинурның хатыны Люция инстаграм битенә әнә шундый пост куйган. Урының җәннәттә булсын, Зөлфия. Тыныч йокла, балакай.

Икенче бала – Түбән Курсада туып-үскән Раил Гарифуллин Кызы Алисә. Ул да 8нче сыйныфта укыган. Туганнары Алисәне күмәргә киткән. Шуңа авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина белән аралаштык.

– Бу гаиләдә көтеп алынган бердәнбер бала булган Алисә. “Әтисе Раил шул бала өчен генә яшим мин, дия иде. “Ах, бала, алай Алладан да ныграк яратырга ярамый, – дип кисәтә идем”, – диде кичә аралашканда Раилнең апасы Нурфия, – диде Рәмзия Вафина. – Бүген бөтен туганнары җыелып Алисәне күмәргә киттеләр. Әнисенең туган ягы Балык Бистәсе районына.

Бердәнбер көтеп алынган балаңны 14 яшендә салкын җир куенына илтеп тык инде. Раил, сезгә дә, хатыныгызга да сабырлыклар телибез. Ул күктән карап сезнең өчен сөенеп ятарлык итеп тормышны дәвам итәргә тырышыгыз.  

Фотоа инстаграм битеннән алынды. Сулда Зөлфия Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X