erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

18 апрельдән үләннәрнең үсеш чоры башланды

Язның бер көне ел туйдыра, диләр. Һәр көннән файдаланып калырга кирәк. Яз сүлпәнлекне өнәми.

Без Татарстан Республикасының “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” филиалының Арча районы бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов белән уҗымнар торышы, аларны ашлау, үсемлекләрнең үсеш чоры, симәнәне чәчүгә әзерләү, орлык агулау машиналары әзерлеге турында сөйләштек.

– Быел яз узган ел белән чагыштырганда соңга калып килде, – дип сөйләде Әхмәт Габделфәртович. – Басулар кардан соң ачылды, шунлыктан уҗымнар узган ел белән чагыштырганда хәлсезрәк чыкты. Аларны куәтләндереп җибәрү өчен бүген уҗымнар ашлана. Басуларда уҗым күгәреге авыруы да очрый. Шунлыктан уҗымнарны тырмаларга, ашларга кирәк. 18 апрельдә күпьеллык үләннәрнең вегетация (үсеш) чоры башланды. Апрельнең икенче ункөнлегендә уртача җылылык 9,2 градус тәшкил итте, узган ел 4,5 градус иде. Үсемлекләрнең үсү чоры башлану өчен 5 көн дәвамында уртача һава температурасы 5 градустан ким булмаска тиеш. 15 апрельдә бик җылы булды – температура 22 градуска җитте.

 – Беренчеләрдән булып басуга чыккан кайсы хуҗалыкны әйтеп үтәр идегез?

– “Курса МТСы” хуҗалыгы елның-елында беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башлап җибәрә. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыруда 3 чәчкеч һәм “Туман” агрегатлары белән  650 гектардан артыг-рак мәйданда күпьеллык үлән (барысы 1430 гектар мәйданны били) һәм  700 гектарда (905 гектар) көзге арыш культурасы тамырдан тукландырылган. Бөртекле культураларны язгы чәчүгә әзерлек бара. 120 тонна бодай симәнәсе агулап куелган инде. Чәчү технологияләренең үтәлешен хуҗалыкның баш агрономы Рәсим Хәбибуллин ныклы контрольдә тота. Шуны да әйтим, “Курса МТСы” яхшы сыйфатлы симәнә әзерләү белән мәшгуль һәм ул аны сата да. Сатып алучыларга да үзара килешү нигезендә орлыкны агулап бирәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тезелеп киткән яңа складларда склад мөдире Фәнзия Сабирҗанова үз эшен җиренә җиткереп башкара. Анда һәрвакыт тәртип булыр.

– Районда симәнәне агулау-чы машиналар эшкә әзерме?

– Симәнә агулаучы машиналар әзерлеген тикшерү, кабул итү тәмамланды. ТРның “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” филиалы Арча районы бүлеге белгечләре тарафыннан район хуҗалыкларындагы барлык 35 агулау техникасы тикшерелде. Техникалар төрле: яңасы бар, искесе. Бар да эшкә әзерләр. Орлык агулаучы хезмәткәрләр медицина тикшерүе узалар. Бу эш бүген дә дәвам итә. Районда “Кырлай”, “Игенче”, “Курса МТСы” хуҗалыклары орлык агулауга беренчеләрдән булып тотындылар. Район хуҗалыкларында барысы 9 мең тонна орлык агулыйсы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X