erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

18 июльдә Россия дәүләт янгын күзәтчелеге органнарына – 95 ел

Алар безнең иминлек сагында

Бу тарихи юбилейны Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дә билгеләп үтә.

Без элек аларны янгын сүндерүчеләр дип белә идек. 2002 елда алар икегә бүленделәр: янгын частена һәм янгын күзәтчелеге бүлегенә.

Янгынны сүндерүгә караганда аны булдырмау җиңелрәк икәнне һәркайсыбыз белә. Дәүләт янгын күзәтчелеге органы, гади генә итеп әйткәндә,  менә шушы максатны күздә тотып эшли.

– 2002 елның 1 гыйнварыннан дәүләтнең янгыннарны будырмау хезмәте Россиянең Эчке эшләр министрлыгыннан бүленеп чыкты, – дип сөйли районара дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин. – Безнең бүлектә бүген биш кеше эшли. Мин, урынбасар Раил Гыйльмуллин, өлкән тикшерүче Наил Бәйрәмов, өлкән инспектор Ильяр Гыймадиев, инспектор Илдар Хәйруллин. Ә янгын сүндерүчеләр, янгын часте белән безнең бүлек, үзегез күрәсез, бер бинада урнашкан, үзара килешеп, киңәшләшеп эшлибез. 

Рөстәм Сафинның бу системада эшли башлаганына да инде 32 ел.

– Арчаның 2нче мәктәбендә укыган вакыт. Арчаның янгын частеннан Әмирфас Әмирфатов мәктәпкә  килеп, янгынчы һөнәре турында сөйләде, – дип искә төшерде Рөстәм Роальдович. –  Без малайлар кызыктык. Һәм без, Арчадан өч егет, Екатеринбургка янгын-техник училищесына укырга кердек.

Бүгенгә кадәр Рөстәм Сафин үз һөнәренә тугры булып калган.

– Безнең хезмәт җиңел түгел, – дип сүзне дәвам итте өлкән тикшерүче Наил Бәйрәмов. – Кабатлап әйтәм, янгынны сүндерүгә караганда аны булдырмау җиңелрәк. Халык белән эшлибез. Ә кеше белән эшләве шактый четерекле мәсьәлә. Төрле кеше бар: аңлаганы, аңламаганы... Берәү дә янгынны, Аллам сакласын, үзенә килер дип уйламый.

 Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Сакланганны Аллаһы Тәгалә саклар, дияргә дә яратабыз. Ә чынбарлыкта?!

– Кызганыч, янгыннар булып тора, – диде Наил Бәйрәмов. – Менә гади генә бер әйбер: янгынны белгертүче приборны алыгыз, дип әйтеп торабыз, әмма күп кешедә юк әле ул. Янгыннар күп очракта электрдан чыга. Иске ут чыбык-лары, бер розеткага берничә суыткыч, туңдыргыч тоташтырылган. Ә алар еллар буе эшли. Искергән ут чыбыкларын алмаштырырга, розеткаларны даими карап торырга кирәк. Исерек килеш тәмәке тартып йоклап китүдән дә янгыннар чыккан очраклар бар. Мичләрне, мич юллыкларын шулай ук даими тикшереп, чис-тартып торырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ә сезнең тарафтан янгыннарны булдырмау максатыннан ниләр эшләнә?

– Профилактика эше балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән башлана. Моны әти-әниләр яхшы белә. Даими район газетасына язып торабыз. Авылларга чыгабыз. Йортларга керәбез. Шәһәр, авыл җыеннарында халык алдында аңлату эшләре алып барабыз. Җитәкчеләр, шәһәр, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр җыелган киңәшмәләрдә чыгышлар ясыйбыз.

– Ә янгын булган очракта?

– Күргәнегезчә, без янгын часте–янгын сүндерүчеләр белән бер бинада урнашкан. Хәбәр иң элек янгын часте диспетчерына керә. Янгын сүндерүчеләр чыгып чаба. Әлбәттә, без дә янгын чыккан урынга барабыз. Янгын нәрсәдән чыккан – сәбәбен ачыкларга тырышабыз, прибор ярдәмендә дә тикшерәбез. Янган йорт, сарай, мунча калдыкларын анализга алабыз. Сәбәпне ачыклау кыен булса, калдыкларны Казанга лабораториягә җибәрәбез. Барыбер дә сәбәп ачыклана.

Ветераннар. Алар: Мәрвән Рәхимов, Альберт Гаязов, Мәсгут Шәрәфиев, Әмирфас Әмирфатов, Хәниф Әхмәтов, Зөфәр Баязитов, Рәис Нәсихов, Рәшит Таһиров, Радик Гомәров, Рөстәм Гарифуллин, Евгений Битяков, Данис Сибгатуллин, һ.б.

Һәр хезмәт коллективының үзенең бер системада озак эшләгән һәм эшен яратып башкарган хезмәт алдынгылары була. Шундыйларның берсе – Яңа Кенәр янгын сүндерү пос-ты җитәкчесе Хәниф Әхмәтов.

– Бу системада эшли башлавыма августта 30 ел була, – дип сөйләде Хәниф Әхмәтов. – Мин эшли башлаганда безнең җитәкче Альберт Гаязов иде. Ул вакытта янгын сүндерү бүлегендә янгын күзәтчелеге дә бар иде. Янгыннарны булдырмау максатыннан күп эшләнде. Турыдан-туры халык белән эшлибез, аңлату эшләре алып барабыз. Элек янгыннар күп була иде. Газ баллоннарыннан, утын, күмер ягу мичләреннән, электрдан янгыннар чыкты. Ә хәзер халык әйбәт яши. Әмма ваемсызлык дигән нәрсә бар. Көчле җил вакытында бакчада чүп яндыралар. Без бүген 40 авылга янгын сүндерү хезмәте күрсәтәбез. 12 авылда янгыннарны булдырмау максатыннан профилактика эше алып барабыз. Безгә балалар сәяхәткә килергә ярата. Аларга беруңайдан безнең һөнәр турында да сөйлибез. Укырга керүчеләр бар. Менә Югары Оры егете Рафил Вәлиев Тәтештә гражданнарны яклау көллиятендә укый. Узган ел көзен Югары Орыда булган янгынны сүндерүдә ул бик актив катнашты. Йортны саклап кала алдык. Бик авыр булды. Йорт белән лапас бер түбә астында иде. Бер түбә астына йорт, гараж, лапасны кертеп төзергә һич ярамый. Ә төзиләр... Йорт төзергә рөхсәт бирү һәм төзелгәч кабул итү комиссиясенә хәзер янгын белгечләрен кертмәү начар.

 “Рәхмәт ветераннарыбызга, бүген эшләп торган коллективка, – дип рәхмәтен белдерә җитәкче Рөстәм Сафин. – Исән-сау булып, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын! Бу бәйрәм бергә аңлашып эшләгән оешмаларныкы да. Янгын часте, авыллардагы янгын сүндерү постлары (Яңа Кенәр, Сеҗе, Лесхоз), “Арча хәбәрләре” газетасы, район социаль яклау идарәсе, шәһәр, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәпләр һ.б. белән бергә янгыннарны булдырмау максатыннан уртак эш алып барабыз. Рәхмәт. Исән-сау булыйк!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X