erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

18 май – Халыкара музейлар көне

Галиәхмәт Шаһиның “Чормада” шигыре

Монда ниләр генә җыелмаган: 

        Сукыр лампа, бишек, шөшлеләр... 

Авыл өйләренең чормалары, 

Әйтерсең лә музей төслеләр. 

 

    Бер почмакта җиз самовар тора, 

Медальләрен тузан каплаган. 

          Күпме җырлар җырлап онытылган, 

 Күңел аның җырын саклаган. 

 

        Яңа чорның җырчылары да башка, 

                                          Газга чәйнек кенә куябыз. 

           Тормыш тора капма-каршылыктан, 

 Нидер тапсак, нидер җуябыз. 

 

 Киштә ярыгына кыстырылган 

 Бер төргәк кәгазьне сүткәлим. 

           Бабам язган, тик мин укый белмим, 

Моның өчен кемгә үпкәлим? 

 

 Икебез дә татар, Рәсәй мине 

Әвәләде белмим кем итеп? 

       Ахыры аңа тынгы бирмәгәндер 

   Бабам киеп йөргән күн итек. 

 

        Казан җирен басып алып, Иван 

    Күн итеген аның салдырган. 

             Бар байлыгын талап татар халкын 

  Тишек чабатага калдырган. 

 

     Вакыт монда гүя туктап тора, 

     Катлам-катлам еллар тузаны. 

   Узган гомер кая китә дисәм, 

                                            Чормаларда икән узганы. 

             

      Районыбызның Шура авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһиның “Чормада” шигырен укыгач, һәркем балачагын, туып-үскән йортын, бигрәк тә элек кулланышта булган әйберләр саклана торган чорманы күз алдына китереп уйланып та, моңланып та алыр. Ул әйберләрнең күпчелеген бүгенге көндә музейларда гына очратып була. Без, музей хезмәткәрләре буларак, килгән кунакларыбызның андый экспонатлар янында туктап бу безнең өйдә дә бар иде, әти-әниләребез шуларны кулланып безгә ашарга пешерделәр, киемнәр тектеләр, тормыш-көнкүрештә кулландылар дип сөйләгәннәрен еш ишетәбез.   

      Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: “Музей тарихи, табигый, техник һәм башка экспонатларны, сәнгать әсәрләрен җыя, туплый, саклый һәм күргәзмәгә куеп халык хозурына тәкъдим итә торган махсус оешма һәм әлеге экспонатлар тупланган урын, бүлмә, бина”,– дигән фикер әйтелгән. 

      1977 елдан башлап 18 майда – Халыкара  музейлар көне, музей хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Безнең районда Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта шагыйрьнең музей-йорты, Яңа Кырлайда Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы,  Арча шәһәрендә “Казан арты” тарих-этнография музее, аның филиаллары буларак Гөберчәк авылында Мөхәммәт Мәһдиев  һәм Арча педагогия көллиятендә “Әлифба” музее, Яңа Сала мәктәбендә Гомәр Бәширов, Казанбаш мәктәбендә Гариф Ахунов, Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани, Күлтәс авылында Шәмсетдин Күлтәси, районыбыз мәктәпләрендә туган якны өйрәнү музейлары  төбәгебезнең тарихи һәм мәдәни мирасын барлау, саклау һәм халыкка җиткерү өстендә максатчан эш алып баралар.  

      Музейлар элек-электән яшь буынга рухи, патриотик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясе бирү вазифасын үти. Киң карашлы, үз эшенә нык бирелгән педагоглар укучыларын музейга еш алып киләләр. Балаларны халкыбыз тарихы, рухи казанышлары, милли үзенчәлекләре, йолалары, тормыш-көнкүрешенә кагылышлы экспонатлар белән таныштыралар. Мондый чаралар еш кына чын мәгънәсендә тормыш дәресләренә, дөньяны танып белү дәресләренә әверелә, хәтергә берегеп кала. 

      Арча шәһәрендә яшәп актив иҗат итүче шагыйрә Роза Шәйхетдинова “Музейларда” шигыре белән, музейдагы экспонатларны үз күзләре белән күргән кеше буларак, яшьләргә аңлатып кадырырга тели:   

                                              Без идек ул, без идек шул, 

                                             Чабата, башмак кигән. 

 Нигә икән бу фәкыйрьлек 

                                             Безнең буынга тигән? 

 

                                              Аякларда хәзер түфли, 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бик тиз генә тузмыйлар. 

   Чабата, башмакны саклый 

 Хәтер йорты – музейлар. 

 

     Музей түрләрен “бизиләр” 

                                              Без кигән чабаталар. 

 Күзләребез нурын алган 

 Җиделе, унлы лампалар. 

 

      Без йоклаган тал бишекләр, 

                                              Яткан кабык арбалар, 

    Безнең чор тарихы булып, 

                                              Музейларда калалар. 

 

 Ай-һай, авыр иде ул чак, 

                                              Игенченең хезмәте. 

  Бу коточкыч хезмәтне дә 

                                              Заманыбыз үзгәртте. 

 

Музейларда гына хәзер 

                                               Тубаллар, чабагачлар. 

    Киле һәм ярма яргычлар, 

                                                Өчаяк, табагачлар. 

 

         Музейлар саклыйлар шулай 

Күгәргән, каралганны. 

Тарих өчен кирәклене, 

Тишелгән, ямалганны. 

 

  Патефон, керосинкалар, 

  Җиз һәм агач табаклар... 

Гасырлар серен ачалар 

                                               Андый экспонатлар. 

 

  Дәверләр хәтере булып, 

  Саклана анда тарихлар. 

      Андый “тере” дәлилләрне 

  Сакламый бит архивлар. 

  

         Музей хезмәткәрләре бәяләп бетергесез хезмәт башкара, музейга килүчеләрнең яшь үзенчәлекләрен искә алып төрле темаларга кызыклы экскурсияләр, музей дәресләре оештыралар, бәйрәмнәргә, күренекле шәхесләребезнең юбилей даталарына карата бай эчтәлекле күргәзмәләр куялар, халкыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, туган тел турында әдәби-музыкаль кичәләр үткәрәләр. Гомүмән, музейларда экспозицияләргә куелган һәм фондларда саклана торган экспонатларны халыкка күрсәтү, аларның тарихы белән таныштыру, кызыклы мәгълүматлар бирү юнәлешендә интернет ресурслар киң кулланыла, “Арча” радиосы һәм “Арча хәбәрләре” газетасы, ТНВ телевидениесе аша хәбәрләр бирелеп барыла.  

        Музейлар көне уңаеннан барлык музей хезмәткәрләрен, экспонатлар җыйнауда катнашкан райондашларыбызны Халыкара музейлар көне белән котлыйбыз, иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.  

 

    “Казан арты” тарих-этнография музее  

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X