erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

19 яшьлек егет ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән

«Приора» автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә «Лада Самара» машинасына килеп бәрелгән.

Җиңел автомобиль бензины беткән машинаны этеп барган егетләрне бәрдергән, берсе һәлак булган. Бу хәл Чаллыда булган һәм аның хакында җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иткәннәр.

Юл һәлакәте кичә кич Тукай исемендәге яр буе урамында – Мәләкәс елгасы аша салынган күпердә булган. «Приора» автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә «Лада Самара» машинасына килеп бәрелгән. 

«Лада» автомобилендә 19 яшьлек йөртүче һәм 18 яшьлек пассажир кыз булган, 17 һәм 19 яшьлек ике егет, бензины бетү сәбәпле, машинаны этеп барган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Машинаны этүчеләрнең берсе – 19 яшьлек егет ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-08-2020/challyda-i-el-avtomobil-benziny-betk-n-mashinany-etep-bargan-egetl-rne-b-rderg-n-5764391

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X