Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 20 ел үсештә

    “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Муллагалиев Рафаэль Әдһәм улы белән сөйләшеп утыруы рәхәт. Мин бу юлы аның белән әлеге предприятиенең яңадан “терелеп” яши башлавына 20 ел тулу уңаеннан очраштым.

     

    – Рафаэль Әдһәмович, Сез “КСМ”га ничек килеп чыктыгыз!

    – Мин янәшәдәге 120нче училищеда 17 ел укыттым, төзүчеләр әзерләдек. “КСМ” оешмасында укучылар белән практикада була идек, янәшәдә генә булгач гел аралашып яшәдек. Әмма кайчан да булса анда җитәкче булырмын дип уйлап та караган юк иде.

    Бервакыт мине район хакимиятенә чакырып алдылар. “Спартак” колхозына (Штерә) рәис итеп җибәрәбез”, – диләр. Аптырап калдым, өзеп кенә бернәрсә дә әйтмәдем, училищега кайтып киттем.

    Озак уйларга туры килмәде, район башлыгы Илһам Наилевичка чакырдылар. Ул миңа: “Менә сиңа ике оешма: берсе – “КСМ”, икенчесе – РСУ.  Икесенең дә хәлләре бер чама. Берсен сайлап ал!” – диде. “КСМ”ы таныш, күңелгә якынрак, шуңа тукталдым инде...

    – Һәм беренче тәэсирләр ничегрәк булды?

    – Мин моңарчы тыштан гына күреп йөргән оешманың эченә кереп карагач шаккаттым: хезмәт хаклары түләнми, акча бөтенләй юк. Складларда бернәрсә юк, юктан башка әйбер юк. Ул түләнмәгән салымнар...

    – Кул селтәп китеп барасы килмәдеме?

    – Эшләп карарга дигән теләк, йөрәк бар иде, миндә, гомумән, авырлыктан качу дигән нәрсә юк. Монда да җиң сызганып тотындым. 1 мартта килгән идем, 8 мартта Казанга ярминкәгә барырга куштылар. Булдыра алганча әзерләндек, тырыштык, ярыйсы гына килеп чыкты. Матур гына, җайлап кына эшли башладык.

    Район башлыгы булып эшли башлагач Алмас Әминович әйтә: “Мин сине бөтенләй белмим, әнә сиңа бер задание: хастаханә түбәсен яп, шуннан соң сөйләшербез”, – ди. Әйбәт кенә эшләп чыктык, шуннан башка эшләр куша башладылар. Медицина пунктлары, мәктәпләр, клублар... Районда без булмаган авыл калмагандыр.

    Әйе, болар бар да безнең күз алдында эшләнде. Арчаның 2нче номерлы мәктәбен ныклап төзекләндергәннән соң ул вакыттагы мәгариф  министры: “Республикада мондый итеп төзекләндергән башка мәктәп юк!” – дигән иде.

    – Иң мөһиме – бик әйбәт коллектив туплый алдык, – ди җитәкче. – Даими эшләүчеләр – 60, җәйге айларда 100ләп була. Прораб Азат Җәләлиев – 40, баш хисапчы Илфат Исламгалиев 25 ел эшли инде. Алар мин килгәнче үк биредә эшләгән кешеләр. Баш хисапчы урынбасары Гүзәл Гыйниятуллина, кадрлар бүлеге мөдире Гөлзада Галиуллина, мастерлар Ленар Хөсәенов, Айдар Хәбиров, склад мөдире Нәзирә Рәхимуллина, җитештерү-техник бүлектә эшләүче Гөлнара Хәйретдинова (нинди яхшы белгеч!) аның ярдәмчесе Гөлинә Низаметдинова, Наил Талипов, директор урынбасары Салават Нуриев үз эшләрен белеп, кызыксынып башкаралар.

    Күпкырлы һөнәр иясе Айдар Сафинның башкармаган эше юк.

    Шомартучы–буяучылар Рәсимә Абдуллаҗанова, Алинә Вафина, Ләйлә Җәләева, Айсылу Мангуткина, лаеклы ялда булса да эшен дәвам итүче Әнисә Җәләева, балта осталары Илнар Ганиев, Рамил Гарифҗанов, электрик Ильвир Гайнетдинов, сантехник Радик Гыймадиев, Айрат  Җәләлетдинов, тракторчы Әхтәм Хаҗиәхмәтов, “Амкодор”да, экскаваторда эшләүче Альберт Вәлиев, шоферлар Марат Хуҗиәхмәтов, Рифат Борһанов, Гарифулла Әхмәтгалиев – коллективның горурлыгы.

    Рафаэль Әдһәм улы районның җәмәгать тормышының уртасында кайный. Ул район Советы депутаты, үз округына  кергән Иске Кишет авылы клубын төзекләндерү белән мәшгуль. Волейбол буенча район федерациясен җитәкли, бу төр уен районда бик популяр.

    Әтисе Әдһәм абый озак еллар җитәкче урыннарда эшләде, кишетләр ул елларны әле дә сагынып искә алалар. Әнисе Кәүсәрия апа да районның  хөрмәтле кешесе иде. Алар горурланырлык 5 бала үстерделәр.

    Рафаэль Әдһәм улының тылы нык. Хатыны Дания ышанычлы терәге. Кызлары Роза һәм Гүзәл – горурлыклары. Күптән түгел барысын да сөендереп 5нче оныклары туды. Тормыш дәвам итә!

    Ильяс Фәттахов

     

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: