erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2005–2006 елгы егетләр – көчле көрәшчеләр!

“Арча” спорт комплексында 2005–2006 елгы яшүсмерләр “Ватан” агрофирмасы призына көрәште. Арча, Әтнә, Саба, Балтач, Теләче, Кукмара көрәшчеләре 10 үлчәү авырлыгында бил алышты.

Тренерлар Фәнис Зарипов, Фәнил Һидиятуллин, Марат Сәләхов, Илшат Фазылҗанов, Рәис Галиев, Марат Әхмәдиев, Ирек Сафиуллин, Рамил Хәкимҗанов һ.б. – бар да шунда, көрәшчеләре янында.

Ярышларны ачу һәм ябу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, район көрәш федерациясе рәисе Илнар Гайнетдинов, ярышның баш хөкемдары Ринат Алеев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров катнашты. Шулай ук алар ярышларны башыннан ахырына кадәр карадылар.

Арчадан 22 көрәшче бил алышты

Иң беренче булып сөйләшкән көрәшчем Айтуган Хәбибрахманов булды. Илдус авылыннан. Шушмабаш мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Яшел Үзән шәһәрендәге медицина училищесына укырга кергән. Тренеры Марат Сәләхов. “Көндәшләрең көчлеме? Җиңәргә исәп бармы?” – дип сорагач, “Җиңәм!” – диде егет. Алга китеп булса да әйтәм, Айтуган җиңде! 50 кг авырлыктагылар арасында 1нче урын анда! Афәрин!

Көрәш ике келәмдә барды. Ярышларны тренерлар Фәнис Зарипов, Фәнил Һидиятуллин, Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев алып барды.

Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Балык Бистәсе районнары көрәшчеләре килмәде. 12 ноябрьдә көрәш булачагы игълан ителгән белдерүдә алар да бар иде. Күп көрәшчеләр булганда, әлбәттә, көрәш күңеллерәк бара. Моның сәбәбен 2005-2006 елгыларның күбесе төрле һөнәр көллиятләрендә укыйлар, шуңа да аларны җыеп алу кыенрак, дип аңлаттылар. Ә безнең арчалар 22 көрәшчене җыя алганнар. Безнекеләр мәктәпләрдән һәм Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать һөнәр көллияте (Үрнәктә һәм 1нче филиалы Арча станциясендә), Арча гуманитар-техник техникумыннан килделәр.

Авыр үлчәүдә көрәшүче Кәчедән 2006 елгы Әмир Вәлиәхмәтов та биредә. Ул үз көндәшләрен белеп тора. Җиңәчәгенә дә ышана. Дулкынланып читтән генә күзәтә... Менә аңа да чират җитте. Шушмабаштан Илназ Ровнейко белән көрәштеләр. Видеоны эшкә җиктем. Хәйран тартыштылар. Төшерү вакыты 5 минуттан артып китте. Әмир өстен чыкты. Соңыннан Илназ Ровнейко тренеры Марат Сәләхов белән сөйләштек. “Әмир дә, Илназ да – икесе дә өметле көрәшчеләр, – дип сөйләде ул. – Киләчәктә алар авыр үлчәүдәге көрәшчеләр Альберт Ситдыйков, Илнур Зәйнуллин кебек көчле көрәшчеләр сафын тулыландырачак һәм Арча данын лаеклы яклаячаклар”.

Күршеләрнең дә хәлен белдек

“Без Теләче районы Шәтке авылыннан килдек, – дип таныштырды үзе белән тренер Райнур Шәмсетдинов. – Өч көрәшче алып килдем. Мәктәптә көрәш секциясе алып барам”. Тренер сөйләшүгә бик тыйнак булса да, көчле көрәшчеләр әзерли.  Мәсәлән, Россия һәм дөнья чемпионы Эмиль Мәүлинның – беренче тренеры ул. Ә Теләчене без көчле көрәшчеләре белән билгеле район дип беләбез. Ул ара да булмады, “Теләчедән Айназ Хафизовта чиста җиңү!” – дип игълан иттеләр. Көрәш кызганнан-кыза барды.

Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул!

Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы, “Иң оста һөнәр иясе” исеме алган, күп тапкырлар Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнгән Сабаның “Олимп” спорт мәктәбе тренеры Илдар Ермолаев та монда. Ул үзенекеләр өчен утка керергә әзер. Баскан урынында тик тора алмый. “Безнең көчле көрәшче яшьләр үсеп килә, – дип сөйләде ул. – Арчалар да көчле”. Сөйләшер, фикерләшер өчен кызыклы шәхес. “Сездә чит районнар өчен көрәшкән көрәшчеләр бармы?” – дип тә сорамый кала алмадым. “Юк, – дип сүзне кыска тотты ул. – Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул!”. Тренерны сөендереп, алып баручы тавышы яңгырады: “4 секунд эчендә Саба егете Нияз Хәлиуллин көндәшен салды, чиста җиңү!”. 65 кг.лылар арасында 1нче урын! Ничек бас-кан урыныңда тик торып булсын монда!

Шәп салды

Көрәш дәвам итте. Ярышны алып баручы тавышы яңгырады: “Арчадан Нияз Шакиров 2 секунд эчендә чиста җиңү яулады”. Шәп салды, очыртып, диештеләр. Әнә шундый рухта барды ярышлар. Арчаның 6нчы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Салават Абдеев әллә каян күренеп тора. Сөбханалла, гәүдәгә дә, биткә дә матур егет. “Буең күпме?” – дип кызыксындык. “ 188 см”, – диде Салават. Ничек көрәшкә килүен дә сораштык. “Физкультура укытучысы Фәнил абый Һидиятуллин чакырды. Шуннан көрәш белән кызыксынып киттем”. 90 кг.лылар арасында 1нче урын Салаватта булды. Тренеры Фәнил Һидиятуллин: “2005-2006 елгылар, гомумән, көчле көрәшчеләр”, – дигән бәяне бирде.

Арча педагогика көллиятендә укучы дөнья чемпионы Динияр Моратов озак көрәшеп тормый, мәйданга чыга да, көндәшен сала да кереп китә. Видеога түгел, хәтта фотога да төшереп өлгереп булмый. Шулай ук ул Арчаның 6нчы мәктәбендә укыды. Тренерлары – Фәнил Һидиятуллин белән Илшат Фазылҗанов. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, көрәшче, тренер Илшат Фазылҗанов эше буенча Яр Чаллы шәһәренә китә, дип ишеттек. Бу турыда үзеннән дә сорадык. “Әйе, – диде ул. – Әмма Арча өчен көрәшәчәкмен!”.

 Соңыннан җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга медальләр, дипломнар бирелде, “Ватан” агрофирмасы җитәкчесе Илшат Әхмәтов акчалата бүләкләр тапшырды. Көрәшчеләргә, тренерларга, оештыручыларга рәхмәт. Алда аларны яңадан-яңа ярышлар көтә. Уңышлар!

Көрәш нәтиҗәләре

50 кг

1. Айтуган Хәбибрахманов – Илдус, тренеры Марат Сәләхов;

2. Фәнил Ситдыйков – Яңа Кишет, тренеры Марат Сәләхов;

3. Шамил Шәймуллин – Лесхоз, тренеры Илүс Әскәров.

55 кг

1. Илназ Сафин – Арча педагогика көллияте, тренеры Марат Әхмәдиев;

2. Райнур Фәйзрахманов – АПК, тренеры Фәнис Зарипов, Ашытбаштан, мәктәптә укыганда тренеры Марат Сәләхов;

3. Раил Хәлиуллин – Арча агросәнәгать һөнәри көллияте, Илдус авылыннан, тренеры Марат Сәләхов, хәзерге тренеры Илүс Әскәров.

60 кг

1.Рөстәм Баһаветдинов – Кукмара;

2. Аяз Мөхәммәтҗанов – Кукмара;

3. Нияз Шакиров – ААПК, Шушмабаш, мәктәптәге тренеры -  Марат Сәләхов, бүгенге тренеры Илүс Әскәров.

65 кг

1.Нияз Хәлиуллин – Саба;

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2. Артур Иванов – Кукмара;

3. Әлфис Галимов – Балтач.

70 кг

1. Ранил Хәйретдинов – Арча гуманитар-техник техникумы, Кышкар, тренеры Фәнис Зарипов, мәктәптәге тренеры – Марат Сәләхов;

2. Муса Мортазин – Кукмара;

3. Рәнис Зарипов – Балтач.

75 кг

1. Булат Яруллин – Кукмара;

2. Илназ Әскәров – Лесхоз, тренеры Илүс Әскәров;

3. Адел Саттаров – Теләче.

80 кг

1. Рифат Гыйләҗев – Саба;

2. Дмитрий Трефилов – ААПК, Иске Чүриле, тренеры Рәис Галиев;

3.Кәрим Кәримов – Арча 5нче гимназия, тренеры Фәнил Һидиятуллин.

85 кг

1. Динияр Моратов – АПК, тренерлары Фәнил Һидиятуллин, Илшат Фазылҗанов;

2. Кәрим Низамов – Саба;

3. Ильяр Нәҗметдинов - Наласа, тренеры Рәис Галиев.

90 кг

1. Салават Абдеев – Арчаның 6нчы мәктәбе, тренеры Фәнил Һидиятуллин;

2. Язнур Гарипов – Саба;

3. Булат Әхмәтҗанов – ААПК, мәктәптәге тренеры – Марат Сәләхов, хәзерге тренеры Илүс Әскәров.

110 кг

1. Әмир Вәлиәхмәтов – Кәче, АГТТ, тренеры Рәис Галиев;

2. Аяз Газизов – Кукмара;

3. Илназ Ровнейко – Шушмабаш, тренеры Марат Сәләхов.

Командалар арасында:

1нче урын – Арча,

2нче – Кукмара,

3нче – Саба командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X