Алдагы ике якшәмбедә шахматчылар арсында иң көчле уенчыны ачыклау өчен район беренчелеге узды.
22 декабрьдә узган беренче турда 21 уенчы үзара көч сынашып араларында иң яхшы 8 шахматчыны билгеләде. Болар Марсель Хәлилов,Илгизәр Галиәхмәтов,Исмагыйль Арсланов, Мөдәрис Лотфуллин,Мидхәт Гайнетдинов,Рамил Арсланов, Зөлфәт Фәйзрахманов,Данил Рәхимов.
29 декабрьдә исә шушы шахматчылар финалда турында уйнады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 3 урында Исмәгыйль Арсланов, көмеш медальгә Илгизәр Галиәхмәтов лаек булды, ә шахмат буенча район чемпионы титулын быел Марсель Хәлилов яулады.
Нет комментариев