erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2020 ел ахырына Татарстанда 3 млн.га якын кв.метр торак файдалануга тапшырырга планлаштырыла

Республиканың барлык төзелеш өлкәсе торак белән тәэмин итү буенча бурычны үтәүгә юнәлдерелгән, дип белдерде ТР төзелеш министры.

Татарстанда ел ахырына 3 млн.га якын кв.метр торак файдалануга тапшырырга планлаштырыла, хәзер республиканың барлык төзелеш өлкәсе торак белән тәэмин итү буенча бурычны үтәүгә юнәлдерелгән. Бу турыда Андрей Кузьмин белән интервью вакытында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы минстры Фәрит Хәнифов җиткерде.

“Быел 2 млн 979 мең кв.метр торакны файдалануга тапшыру бурычы тора. Без бу максатка таба барабыз. Рөстәм, Нургалиевич, Дәүләт советының торак һәм шәһәр мохите төзелеше  буенча эшче төркем җитәкчесе буларак, бу турында берничә тапкыр әйтеп үтте”, – диде министр.

“Республика буенча 5 ел эчендә 3 млн 600 мең кв.метр торак тапшыру максаты куелды. Бу без эшләргә күнеккән саннардан 1,5 тапкырга артык”, – дип ассызыклады ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы минстры Фәрит Хәнифов белән интервьюны Sntat.ru сайтыннан укый аласыз. Видеоверсиясен “Татар-информ”ның YouTube каналында карарга мөмкин булачак. Телевизор экраннарына “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасы шимбә көнне 18.30, якшәмбе 13.30 сәгатьтә чыгачак.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X