erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2020 елда районда спортта ирешкән уңышлар

Уңышларның кайберләре.

 

Авыл командалары арасында Болгарда булып узган Татарстан Республикасы чемпионатында район тарихында беренче тапкыр Арчаның җыелма хатын—кызлар командасы 1нче урынны алды. Тренеры – Зиннур Сәгыйтов.

Гөлназ Даут кызы Нәбиуллина – Арча районының җыелма командасы әгъзасы, хатын—кызлар арасында бердәнбер вәкил, Түбән Новгородта булган ярышларда армспорт буенча Идел буе федераль округының абсолют чемпионы булды. шушы ук ярышта Сеҗедән Данил Әхмәтшин 19--21 яшьлек егтләр арасында 80 кг авырлыкта 2нче урынны алды. Тренеры -- Фәнис Мөхәммәтшин.

   5-7 март көнне Алабуга шәһәрендә «Татарстан яшьләре” газетасы призына 2002-2003 нче елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге  узды.  Ярышларда тренерлар Зарипов Фәнис һәм Галиев Рәис җитәкчелегендә Арча районы җыелма командасы да катнашты. 

    Урта Курсадан Нурисламов Раниф (тренеры Әхмәдиев М.Г.) 65 кг га кадәр үлчәү авырлыгында барлык көндәшләрен дә җиңеп чемпион булды.

14–15 февральдә Биектау районында республика беренчелегенә герой шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш бәйгесе үткәрелде. Ярышта 52 команда катнашты.  60 килограммга кадәр үлчәүдә Иске Чүриле егете   Рамил Хәсәнов 3нче урынга лаек булды. Ул яшьләр арасында  билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булган егет. 

Арча районының 2006—2007 елгы кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә Буада үткәрелгән волейбол ярышында Арчаның җыелма хатын—кызлар командасы 3нче урынны алды. Тренерлары – Арчадан Рәшит Сафин, Яңа Кенәр мәктәбеннән Тәлгат Әхмәтов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча районының 2008—2009 елгы кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә Мамадышта үткәрелгән волейбол ярышында Арчаның җыелма хатын—кызлар командасы 2нче урынны алды. Тренерлары – Арчадан Рәшит Сафин, Яңа Кенәр мәктәбеннән Тәлгат Әхмәтов.

Арча районының 2008—2009 елгы малайлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә үткәрелгән волейбол ярышында Арча командасы 2нче урынны алды. Тренерлары – Арчадан Рәшит Сафин, Нияз Гатауллин.

 

Татарстан Республикасының “Алтын шайба” турнирында чемпион булган Арчаның “Ястребы” хоккей командасы Сочи шәһәрендә финалда уйнады һәм Россиянең 64 командасы арасында 9нчы урынны алды. Тренеры -- Артур Гәрәев.

Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында Арча районы командасы мини-лапта буенча 2нче урынны алды. Тренеры -- Әмир Вәгыйзов.

Татарстан Республикасы шәһәрләре арасында оештырылган волейбол ярышында Арча районы ветераннар командасы 4нче урынны алды. Тренеры – Нияз Гатауллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X