Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 2020 елда Татарстанның 18 районында янгыннар саны артты

    Иң күп янгыннар Спас, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Чүпрәле районнарында булды.

    2020 елда Татарстанның 18 районында янгыннар саны арткан. Бу хакта Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин сөйләде.

    2020 елда республикада барлыгы 5,9 мең янгын булган. Азнакай, Актаныш, Әлки, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кукмара, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән һәм Ютазы районнарында янгыннар саны арткан.

    «Бигрәк тә Спас районында (68 процент), Кайбыч (53 процент), Яңа Чишмә (40 процент), Чүпрәле (33процент) районнарында янгыннар саны арткан», — диде ведомство башлыгы

    Реклама

    Моннан тыш, республикада янгында үлүчеләр саны артты. 2019 елда 149 кеше янгын корбаны булса, 2020 елда — 163.

    «Яшел Үзән, Әлмәт, Чистай, Биектау, Балык Бистәсе районнарында һәм Чаллыда 51 кеше үлгән, бу янгында үлүчеләрнең гомуми санының өчтән берен тәшкил итә», — дип аңлатты Рафис Хәбибуллин.

    https://tatar-inform.tatar/news/incident/20-01-2021/2020-elda-tatarstanny-18-rayonynda-yangynnar-sany-artty-5800355

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: