Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 2021 ел тәмамланып килә...

    Шөкер итәрлек ел

    2021 ел тәмамланып килә. Шомланып каршы алсак та, алай бик начар ел булды, дип әйтергә тел бармый. Тарихны белүчеләр моннан 100 ел элек булган  вакыйгалар кабатлана күрмәсен, дип теләде бу елга кергәндә.

    Идел буендагы 1921–1922 ел ачлыгы 1921 елның җәеннән түгел, ә гыйнвар аеннан ук башлана. Ел башында ук республика авылларында ач кешеләр күренә башлый. Авыл халкының күбесенең имән чикләвеге белән туклануы турында архивларда материаллар бар.

    Имән чикләвеге аннан соңгы елларда да күпләрнең төп ризыгы булган. Кайбер документларга күз салыйк. НКВДның район бүлеге җитәкчесе, дәүләт куркынычсызлыгы лейтенанты Ивановның ВКП(б)ның Арча райкомы секретаре Семеновка җибәргән хатыннан: “Арча районының Субаш Аты авылында колхозчыларның ачыгу очраклары бар. Ярулла Хәйруллинга 60 яшь. Гаиләсендә 14 һәм 7 яшьлек ике кызы бар. Хатыны 48 яшьтә. Колхоз эшенә мөнәсәбәте әйбәт. Яхшы эшләгәне өчен премия бирелгән. Ике эшләгән кешегә 221 хезмәт көннәре бар. Бер эш көненә 150 грамм исәбеннән 33 килограмм икмәк алганнар... Соңгы вакытларда ул азык  урынына ике потка якын үлгән атлар ите кулланган”. “Гыйззәт Һадиуллинга 50 яшь. Хатыны 46да. Малаена 3 яшь. Гыйззәт үзе авыру. Ачлыктан шешенә. Колхозда хатыны гына эшли. 77 хезмәт көне җыйган. Авансны да кертеп 182 килограмм ашлык алган. Имән чикләвеге белән тукланалар. Шул ук авылдан Әхмәтҗановлар гаиләсендәге 6 кеше имән чикләвеге белән туклана. Бер гаиләдәге 2 бала хәер сорау белән шөгыльләнәләр. Бер гаиләдәге 2 бала ачтан үлә”. Болары корылык көчле булган 1921 елда түгел, район буенча чагыштырмача әйбәт уңыш – гектардан 9,3 центнер җыйнап алган 1938 елда. Чөнки  икмәкне дәүләт тулысынча диярлек алып бетерә, аның өстенә нинди генә  салымнар юк!

    1921 елга әйләнеп кайтыйк. Апрель аенда ук җәй урталарында гына була торган эсселек башлана, май аеннан башлап җәй буе яңгыр яумый. Чәчүлекләр корый, бәрәңге дә уңмый.

    Реклама

    Ул елларда чәчүне кул белән чәчкәннәр, коры җирдә шул чәчкән килеш яткандыр инде алар, ат тырмасына эләгеп бераз гына күмелгәне бәлки тишелеп тә чыккандыр.

    Наласа авылының өлкән яшьтәге кешеләре шул корылыклы елда булган бер вакыйганы бүген дә легенда итеп сөйлиләр. Хәбибрахман дигән хәллерәк бер кеше иң ерактагы басуга (урман буе дип әйтәләр) карабодай чәчкән була. Апрель аеннан яңгырлар булмагач, барыбер тишелмәгәндер дип, әлеге басуга барып та карамый бу. Көзге якта кемдер: “ Хәбибрахман абый, карабодаеңны барып кара әле, коелып бетмәсен!” – ди. Барып караса шакката бу:  менә дигән уңыш өлгереп җиткән. Берәр яңгыр эләккәндерме, урман буенда туфрак дымлырак булганмы – хикмәт анда түгел. Шундый ачлык елны да кеше басуына кул сузучы булмавында хикмәт!

    Хәбибрахман бабай авылда абруйлы кеше булган, авыр вакытларда башкаларга ярдәм кулы сузган. Ире репрессияләнгән бер хатын: “Хәбибрахман абый безнең гаиләне ачлыктан коткарып калды”, – дип сөйләгән. Ул ярдәм сорап күпләргә мөрәҗәгать  итеп караган, бары Хәбибрахман гына аңа булышу юлын тапкан.

    Ярдәм кулы дигәннән, бер авылда ашта булырга туры килде. Өстәлдәге сый-нигъмәтләргә исең китәрлек. Болар бит югарыда искә алынган чор кешеләренең төшенә дә кермәгәндер. Сүз иярә сүз чыгып, шәһәр урамнарында хәер сорап утыручыларга да чират җитте. “Анда таныш кешене дә күрәм, – диде берәү. – Аны иртә белән китереп куялар да, кич алып китәләр. Кызганучылар сәдака итеп бирә инде. Ә ул шул акчага сыра алып эчә”. “Безнең мәчеткә дә ярдәм сорап килгән иде, – дип сүзгә кушылды имам. – Хәзер кибеттән ипи алып чыгып бирәм, дим. Юк, миңа акча кирәк, ди. Башка мәчетләргә дә килә икән”.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: