erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2022 елда татарча көрәш буенча ирешелгән уңышлар

Тагын бер кат котлыйбыз!

1.

2022 елның 12 мартында Казанда татарча көрәш буенча Россия беренчелеге ярышлары булды. Анда 20ләп төбәктән көрәшчеләр катнашты. Әлеге ярышларда республиканың җыелма командасында Арча районының ике яшүсмере дә көрәште һәм икесе дә чемпион дәрәҗәсен алдылар. 2008-2009 елгы 60 кг үлчәү авырлыгындагы яшүсмерләр арасында Арчаның 6нчы мәктәбеннән Ислам Искәндәров Россия чемпионы булды! Шулай ук Арчаның 6нчы мәктәбендә укыган һәм бүгенге көндә Арча педагогика көллиятендә белем алучы Динияр Моратов 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында 80 кг үлчәү авырлыгында Россия чемпионы дәрәҗәсенә иреште! Тренерлары – Фәнил Һидиятуллин, Илшат Фазылҗанов. Диниярның “Арча” спорт комплексында тренеры – Фәнис Зарипов. Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archany-rossiya-chempionnar

2.

25-27 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 2004-2005 нче елгы егетләр арасында "Татарстан яшьләре" газетасы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Арчадан Динияр Моратов үз үлчәү авырлыгында чемпион булды. Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-krshchelre-respublikada-chenche-urynda-chempion-da-bar

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3.

Миңгәр Сабан туенда 2022 елның июнендә көрәш буенча дөнья чемпионаты гына түгел, яшьләр арасында дөнья беренчелеге һәм комдагы көрәш буенча дөнья чемпионатлары узды. Безгең Арчадан Динияр Моратов, Илшат Фазылҗанов һәм Фаяз Зарипов дөнья чемпионнары булдылар.. Дөньякүләм ярышта бер Арчадан өч чемпион! Тарихка кереп кала торган зур вакыйга. Егетләрне тагын бер кат котлыйбыз һәм алга таба да уңышлары белән сөендереп торырлар дигән өметтә калабыз

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archadan-ch-dnya-chempiony

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/krsh-buencha-khzer-bezne-z-dnya-chempionnarybyz-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X