erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2022 елның көчле шашка уйнаучылары ачыкланды

Кәче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин редакциягә керсә, шашка турында сөйләшми калмыйбыз. Бу аның яраткан темасы.

Хезмәттәшебез Ильяс Фәттаховның да оныклары шашка уйный. Хәйдәр Зәйнуллинда шөгыльләнә. Менә әле яңа гына Укучылар сараенда шаулап-гөрләп шашка ярышлары узды. Мәктәп укучылары арасында.

– Бу ярышлар шәхси һәм команда беренчелегенә үткәрелде, – дип сөйләде ярышларның баш хөкемдары Хәйдәр Зәйнуллин. – 4нче – йомгаклау ярышлары булды ул. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде.

– Нәтиҗәләр ничек чыгарылды?

– 2022 елда шашка буенча үткәрелгән 4 этапның да нәтиҗәләрен кушып, төркемнәрдәге иң көчле уенчылар, иң көчле төркемнәр, иң көчле мәктәпләрне ачыкладык.

– Кызык, яшь буенча үз төркемнәрендә район чемпионнары кемнәр булды?

 – Менә ул чемпионнар: Арчаның 3нче мәктәбеннән Илдан Җәләев, Арчаның 1нче мәктәбеннән Дилбәр Ризванова, Арчаның 6нчы мәктәбеннән Адель Вәлиуллин һәм Аделина Вәлиуллина, Кәче мәктәбеннән Камилла Рәхимова, Ильяр Мортазин,Азалия Нуруллина һәм Дияз Вәлиәхмәтовлар.

 – Һәм ул чемпионнар нинди бүләк алды?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 –  Аларга “2022 елның иң көчле шашкачысы” дип язылган касәләр бүләк ителде.

 – Матур бүләк. Истәлеккә сакласаң да, чәй эчсәң дә була. Бу чемпионнар арасында да аерым ярыш үткәрдегезме?

 – Әйе, алар арасында аерым ярыш үткәрелеп, Арча районының 2022 елгы иң көчле шашка уйнаучы кызы һәм егете ачыкланды. Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазин һәм Арчаның 6нчы мәктәбеннән Аделина Вәлиуллина - районның абсолют чемпионнары булдылар, аларга кубок-лар тапшырылды.

 – Ә иң көчле шашка уйнаучы мәктәп кайсы булды?

– “Иң көчле шашка уйнаучы мәктәп” номинациясендә 1нче урынны Арчаның 6нчы мәктәбе алды. 2нче урында – Кәче мәктәбе (бу ике мәктәпнең дә тренеры Хәйдәр Зәйнуллин – ред.), 3нче урында – Яңа Кырлай мәктәбе командасы (тренеры Илфат Шакиров). Арчаның 6нчы мәктәбе күчмә кубок белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Форсаттан файдаланып шуны әйтәсе килә, шашка башны эшләтә торган кызыклы уен. Мондый түгәрәкләргә йөрергә, шашка, шахмат уйнарга кирәк. Яңа елда шашкачы балаларга уңышлар телим. Уйнарга, җиңәргә, бары тик алга!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X