Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 22 июльдән һәр балага 6500әр сум түли башлаячаклар

    Әмма аны алу өчен кайбер шартларны үтәү зарур.

    Россиялеләргә һәр балага яңа акчалата түләү турында хәбәр иттеләр. Ул дәүләттән биреләчәк. Бер балага исәпләнгән акчаның максималь күләме 6500 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә PRIMEPRESS.

    Басма язганча, мондый яңа түләү түләүле спорт түгәрәкләренә йөрүче балалар өчен биреләчәк. Быелдан башлап россиялеләр өчен салымнан тотып калынган акчаны кире кайтаруның тагын бер мөмкинлеге туды. Әлеге формат спорт белән шөгыльләнүгә тотылган сумманың бер өлешен кире кайтарырга ярдәм итәчәк

    Реклама

    Өстәвенә, акчаны үзең өчен генә түгел, ә балалар өчен дә алырга мөмкин. Моның өчен билгеле бер документ җыярга, гариза белән беррәттән, туу турында таныклык күчермәсен дә күрсәтергә кирәк булачак. Бер балага күп дигәндә дәүләттән 6500 сум алырга мөмкин булачак.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/22-iyuldn-r-balaga-6500r-sum-tli-bashlayachaklar

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: