Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 24 градуска кадәр җылыта

    Булмас димә!

    Мондый фаразны ТР Гидрометүзәге синоптиклары бирде

    Татарстанда киләсе атна башында 24 градуска кадәр җылыта. 

    Әйтик, дүшәмбе көнне, 13 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Төнлә 9-14 градус җылы булачак. Көндез 17-22 градус көтелә.

    Реклама

     

    Сишәмбе көнне, 14 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава сакланачак. Көндез һәм кич белән кыска вакытлы яңгыр явачак, шулай ук яшен дә көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән җилнең тизлеге 18 м/с. Төнлә — 9-14 градус, көндез — 19-24 градус

    Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/ava-toryshy/tatarstanda-24-graduska-kadr-ylyta

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: