erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

Әңгәмәдәшебез – район үзәк хастаханәсе табиб-фтизиатры Роза Котельникова.

 

 

– Роза Абделхаковна, без туберкулезның куркыныч йогышлы чир икәнен беләбез. Бүгенге көндә ул нинди хәлдә?

– Туберкулез кеше һәм терлекләргә хас йогышлы чир. Ул организмда тукымаларда һәм органнарда, күбрәк үпкәдә үзгәрешләр китереп чыгара.  Нигездә һава-тамчы юлы белән транспортта, җәмәгать урыннарында, үзара һәм якыннан аралашу аша күчә. Авыру сулаганда, йөткергәндә, төчкергәндә микобактерияләр бүлеп чыгара. Ул ит, сөт, кондитер һәм башка ризыклардан да иярергә мөмкин. Шунлыктан туберкулез белән авыру кешене дәвалау учреждениесенә урнаштырырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Чирне йоктырганны каян белеп була?

– Чирне эләктергәннән соң ул берничә атнадан һәм хәтта берничә елдан сиздерергә мөмкин. Туберкулез йоктырган кеше үзен начар хис итә башлый. Андый кеше тирли, озаклап йөткерә, бигрәк тә төнлә, йөткергәндә какрык килә, аппетиты начарлана, температурасы 37,3–38,5 градуска күтәрелә, 10–30 килограммга кадәр ябыга.  Бу чирне флюорография һәм туберкулезга пробалар үткәреп ачыклап була. Туберкулез чире дәвага бирешә.

– Безнең Арча районында хәл ничек тора?

– Туберкулез белән авыру очраклары кимеде. Элек елга 36шар кешедә үпкә туберкулезы ачыклана иде. 2019 елда бу чир 4 кешедә билгеле булды. Теләче, Кайбыч, Әгерҗе, Бөгелмә, Әлмәт, Чистай районнарында, Чаллыда әлегә бу чир белән авыручылар саны югары. Безнең районда туберкулез буенча барлык күрсәткечләр дә Татарстан Республикасы күрсәткеченнән түбән. Кабатлап әйтәм, тикшеренеп торырга, чирне азындырмаска кирәк, аны дәвалап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X