erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

25 июнь -- Татарстанда тарихи көн

Шул уңайдан Казанда тантаналы утырыш булды.

Бүген Казанда Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында тантаналы утырыш булды. Видеорежимда үтте ул. Ул Татар Үзәк Башкарма Комитеты органнарының оешуына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Утырышта ТРы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм водомостволар җитәкчеләре, ветераннар катнашты.

1920 елның 25 июнендә Казан губернасы башкарма комитеты ТАССРның Вакытлыча революцион комитетына власть вәкаләтләрен тапшыра. Аны Сәхиб-Гәрәй Сәид-Галиев җитәкли.

Яшь республиканың башкарма властеның беренче органнары барлыкка килә. Бу тарихи көн белән Дәүләт советы исеменнән парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларны котлады.

Татарстанлыларны юбилей белән Россия Президенты Владимир Путин котлады. Котлау телеграммасын РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин укыды. Телеграммада Татарстан ллидерларның берсе булып тора, диелгән иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Утырышта катнашкан Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин шулай ук татарстанлыларны тарихи көн белән котлады. Ул шулай ук Татарстанны уңай яктан билгеләп үтте.

Утырышта катнашучылар Татарстанның тарихын, үткән юлын күздән кичерделәр.

Ахырдан Президент  Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре -- "ТАССР оешуга 100 ел" дигән медальләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанда төзелеш министры булып эшләгән һәм бүгенге көндә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин да бар иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X