erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

25 миллион сум урлаган Луиза Хәйруллинага хөкем карары чыгарылды

Ире кушуы буенча банктан 25 миллион сум урлаган Луиза Хәйруллинага хөкем карары чыгарылды. Ике бала анасын 5 елга төрмәгә утырттылар. Ире Марат Хәйруллинны, оештыручы буларак, 6 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, хатын, ире кушуы буенча, ике елга якын банктан акча урлый. Ир аларның барысын да комарлы уеннарда оттыра. Чираттагы урлаудан соң гаилә Башкортстанның Салават шәһәреннән чыгып кача. Күпмедер вакыттан соң аларны хокук сакчылары Казандагы бер фатирда кулга алалар.

Луиза Хәйруллина үз гаебен тулысынча таный. Судның алдагы утырышында хатын хөкем карары чыгарган вакытта аның ике балигъ булмаган баласы һәм аның берсе авыру булуын искә алырга үтенә. Шулай ук ул мондый адымга ире этәрүен, психологик басым ясавын әйтә.

– Гаебемне таныйм, ләкин бу җинаятьтә минем рольне карасагыз иде. Мин оештыручы түгел, – дип мөрәҗәгать итә Луиза Хәйруллина.

Ә Марат боларның барысын да кире какты. Ул бу эштә үзенең бернинди дә катнашы булмавын белдерә. Тик суд аны гаепле һәм оештыручы итеп таный һәм 6 елга хөкем итә. Моннан тыш, гаилә банкка урланган 25 миллион сум акчаны да кайтарып бирергә тиеш.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Суд карарын ишеткәч, Луиза Хәйруллина күз яшьләрен тыя алмый. Әлеге вакытта аларның балаларын Луизаның әтисе тәрбияли. Өлкән яшьтәге абыйга бер дә җиңел түгел. Кызы төрмәгә эләккәч, аның хатыны да вафат була.

https://vatantat.ru/2020/09/35754/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X