250 баш сыерны янгыннан коткарганнар
Бүген иртә таң белән Башкортстанның Балтач районының Түбәнге Сикияз авылы фермасында янгын чыга.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ферма бинасының түбәсенә ут капкан була.
Янгын 1800 кв. метр мәйданга тарала. Үлүчеләр, каза күрүчеләр юк, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтеннән.
Пожарниклар килүгә коровниклардан 250 баш сыер малын чыгарганнар. Ялкынны сүндерүгә 12 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Вакыйга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе контролендә.
Мң мөһиме - малкайлар зыян күрмәгән.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/250-bash-sierni-yanginnan-kotkargannar-145360/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев