erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

26 ел буена башында пычак йөрткән

“Элек мин көлә яисә ютәлли алмый идем. Табиблар миңа яңа тормыш бүләк итте. 20 елдан артык дәвам иткән интегүләрем, ниһаять, артта калды”

76 яшьлек фермер сөйләвенчә, җинаятьчеләр һөҗүм иткәндә аңа 10 сантиметрлык пычак кадый.  Пычакның кисә торган өлеше мөһим органнарга бик якын урнашканлыктан, аны бары тик югары квалификацияле хирург кына ала алыр иде.

Кытайлының туган шәһәрендә  мондый катлаулы операцияне ясарга берсе дә алынмый. Нәтиҗәдә ир 26 ел буена башындагы пычак белән яшәгән. Сызланулардан ул авыртуны баса торган дарулар ярдәмендә генә котылып килгән.

2020 елда бу очрак белән читтән килгән хирург кызыксына. Тикшерү үткәргәндә алар фермерның уң күзе тулсынча диярлек сукыраюын һәм сул яклап әгъзаларын паралич сугуны ачыклаган. Медиклар фермерны Шаньдун провинциясенең эре хастаханәсенә  илтә.

Ике этаптан торган операцияне оториноларинголог Ван Цирон һәм дәваханә башлыгы урынбасары Ван Баодун оештыра. Пациентны дәвалау өстендә бер команда белгечләр эшли, шул исәптә күз табибы Дан Гуанфу да.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2 апрельдә ике сәгать дәвам иткән операция барышында хирурглар фермер башыннан пычакны уңышлы ала. 6 көннән ирне тагы операция өстәленә салалар. Бу юлы — аның ярасын чистарту өчен.  Әлеге вакытта авыру — табиблар күзәтүе астында. Ул инде аягына баскан. Табиблар сүзләре буенча, фермерның хәзер башы авыртмый, уң күзе дә күрә башлаган.

“Элек мин көлә яисә ютәлли алмый идем. Табиблар миңа яңа тормыш бүләк итте. 20 елдан артык дәвам иткән интегүләрем, ниһаять, артта калды”, — ди бәхетле кытайлы, дип яза Өмет.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: SFMU 1st Hospital

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X