erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

27 мартта Россия Федерациясенең милли гвардия гаскәрләре Федераль хезмәте оешуга биш ел була

Биш ел иминлек сагында

2016 елның 3 июлендә кабул ителгән “Россия Федерациясенең милли гвардия гаскәрләре турында”гы федераль закон нигезендә ул дәүләт һәм җәмәгать иминлеген, кешеләр һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау бурычын үти.

Хокук саклау органнары белән берлектә милли гвардия гаскәрләре терроризм, экстремизм һәм оешкан җинатьчелек белән көрәш алып бара. Мөһим дәүләт объектларын һәм махсус йөкләрне саклый, Федераль куркынычсызлык хезмәтенә (ФСБ) дәүләт чикләрен саклауда ярдәм итә, халыкка йортларын, фатирларын һәм башка милек булган урыннарын саклау буенча хезмәт күрсәтә.

 Юбилей  уңаеннан без Россия милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак идарәсенең Арча район бүлекчәсе җитәкчесе майор Рамил Фәйзрахмановка мөрәҗәгать иттек.

– Рамил Рәшитович, сезнең бүлекчә районда нинди хезмәт башкара?

– Бүлекчә хезмәткәрләре килешү нигезендә физик һәм юридик затларның милкен саклый, тормыш өчен мөһим объектларның һәм кешеләр күпләп җыелган урыннарның террорга каршы торучанлыгын тәэмин итә. Бүгенге көндә без 326дан артык объектны сак-лау буенча хезмәт күрсәтәбез. Шуның 80не шәхси йортлар һәм фатирлар.

– Бу эш ничек башкарыла?

– Хәзерге заман технологияләрен куллану, маршрутларны дөрес итеп төзү нәтиҗәсендә ведомстводан тыш сак экипажлары хәвеф турында хәбәр килгән адреска берничә минут эчендә килеп җитә. Башка вакытта алар урамнарда йөреп гражданнарның куркынычсызлыгын һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итәләр. Узган елда гына да бүлекчә хезмәткәрләре сигнал буенча 354 тапкыр сак объектларына чыктылар. Аларның оператив эш итүе нәтиҗәсендә соңгы елларда сак астындагы милекне талауга юл куелмады. Моннан тыш, патруль хезмәте вакытында 26 тәртип бозу очрагы буенча чаралар күрелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Рамил Рәшитович, аңлавыбызча, сезнең хезмәт җиңелләрдән түгел, ул берникадәр тормышыгызга, сәламәтлегегезгә куркыныч тудыра торган да. Бу уңайдан дәүләт Росгвардиядә хезмәт итүчеләргә өстенлекләр, ташламалар ясыймы?

–  Әйе, безнең хезмәт көндәлек киеренкелек белән бәйле. Сак астында булган  объектта, яки урамда патруль хезмәте үтәгәндә төрле куркыныч хәлләр булырга мөмкин. Шуңа күрә бездә хезмәт итүчеләр өчен 20 елдан соң пенсиягә чыгу мөмкинлеге каралган. Еллык түләүле ял да 40 көн, ә 10 ел хезмәт иткәннән соң һәр биш ел саен аңа тагын 5 көн өстәлә. Әйтик, 20 елдан артык хезмәт итүчеләрнеке 55 көн тәшкил итә. Моннан тыш, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ хезмәткәрләргә дәүләт торак сертификаты бирә. Узган ел, мәсәлән, бездән лаеклы ялга киткән хезмәттәшебезгә торак шартларын яхшырту өчен шундый сертификат бирелде.

– Бу юлларны укучылар арасында, бәлки, Росгвардиягә эшкә урнашырга теләүчеләр дә табылыр. Аларга кая мөрәҗәгать итәргә, моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Безнең бүлекчәгә яки Казандагы идарәгә килеп гариза язарга кирәк. Безнең структурага фәкать армия сафларында хезмәт итеп кайткан гражданнар кабул ителә. Алар башта хәрби медицина комиссиясе (ВВК) уза, аннары берничә ай бүлекчәдә стажировка үтә. Шуннан соң махсус курсларда укып кайта. Шушы шартларны уңышлы үтәгән очракта сержант дәрәҗәсендә эшкә урнаша. Росгвардиядә хезмәт стажы шушы көннән исәпләнә башлый. Ә офицер дәрәҗәсендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен техник яки юридик югары белемле булу шарт. Урта мәктәпне тәмамлаучыларга Росгвардиянең Саратов, Пермь, Новосибирск һәм Санкт-Петербургтагы махсус югары уку йортларында белем алу мөмкинлеге бар. Анда укырга керергә теләүчеләр военкоматта медкомиссия уза, бердәм дәүләт имтиханыннан тыш, физик әзерлек буенча да нормативлар тапшыра. Уку срогы 5 ел. Аннары училищены тәмамлаучылар илнең төрле өлкәләренә хезмәт урынына билгеләнә.

– Юбилей уңаеннан хезмәт-тәшләрегезгә теләкләрегез.

– Бүлекчәдә хезмәт итүче коллегаларымны, хезмәт ветераннарын  чын күңелдән юбилей белән тәбрик итәм.  Иң беренче чиратта һәрберсенә нык сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, тынычлык телим. Әйткәнемчә, безнең хезмәт җиңелләрдән түгел, шуңа күрә гаилә әгъзаларына, хәләл җефетләренә дә безнең хезмәтне аңлаганнары, безгә ышанычлы терәк булганнары өчен олы рәхмәтебезне җиткерәм. Илебез күге һәрчак аяз, тормышыбыз имин булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X