Реклама
30 август - эшләми торган бәйрәм көне якшәмбегә туры килә.
Быел Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне бирелмәячәк. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы республика законы нигезендә 30 август, Татарстан Республикасы көне, эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Бәйрәм якшәмбегә туры килү сәбәпле, әлеге законның бер пункты нигезендә, «ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми», дип искәрттеләр министрлыкта.
Татарстанда ял көннәренә туры килгәндә, бәйрәм көннәрен күчермәү төбәк бәйрәмнәрен федераль бәйрәмнәрдән аера.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз