erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

30 процент ташлама

Дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процент ташлама ясала

Автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылма арбаларны теркәү, шулай ук транспорт белән идарә итү рөхсәте биргән таныклыкларны (права) алу яки алыштыруга электрон рәвештә язылырга була. “Бердәм һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм дәүләт порталы” федераль дәүләт мәгълүмат системасында (WWW.ГОСУСЛУГИ.РФ). Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе хәзер шушы юлны тормышка ашыра башлады. WWW.ГОСУСЛУГИ.РФ порталы аша эшләүнең өстенлеге дә бар. Дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процент ташлама ясала.

Интернет аша Дәүләт хезмәтләреннән файдалану өйдән чыкмыйча, чиратта тормыйча гына гариза бирергә, шулай ук дәүләт автоиспекциясенең уңайлы имтихан алу яки теркәлү подразделениесен, аңа бару көнен һәм вакытын билгеләргә дә мөмкинлек бирә. Гаризаларны кабул итеп алып теркәгәннән соң   дәүләт хезмәте бер сәгать эчендә күрсәтелә. Халыкка уңай булсын өчен 1 октябрьдән гражданнарны кабул итү кичке 8гә кадәр башкарыла.

Россия милли праваларын алыштыру, халыкара праваларны алу яки алыштыруны шулай ук Татарстан Республикасындагы күпфункцияле үзәк аша эшләргә була. Аның филиалы һәр районда бар. Үзәк гариза алып теркәгәннән соң 15 эш көне эчендә башкара. Арчада күпфункцияле үзәк Галактионов урамы, 27 йортта урнашкан.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X