erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

31 декабрь киче. Каты итеп шакыганга ишекне ачсам...

Рәхмәт күңелне күргән өчен.

31 декабрь. Кичке як. Иске елны озатабыз. Туганнар җыелган. Балалар шунда. Онык. Бүлмәдә мәш киләләр. Шулвакыт каты итеп ишек шакыдылар. Туганнарның берсе шаяртадыр дип уйлап игътибар итмәдем. Тагын шакыдылар. Барып ишекне ачсам, каршымда Кыш бабай тора. Артында Кар кызы. Акча түләп чакырып китергән түгел, көтмәгәндә үзе килеп кергән чын. Аңышып бетмичә Кыш бабайга текәлдем. Таныш чалымнар эзләдем. Тапмадым. Минем аптырап калганны күреп Кыш бабай:"Кызым, сезгә мөмкинме?" - дип сорады. Түргә дәштем. Өйдәгеләргә каршы алырга куштым. Алар да башта ышанмады. Кыш бабай шигырьләр сөйләтте, бүләкләр бирде.Хәтта олырак бер туганыбыз да түзмәде, урындыкка басып шигырь сөйләде.

Кыш бабай китте, күңелдә матур тойгылар калды. Кешене сөендерү өчен күп тә кирәкми икән бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ирем көч-хәл белән булса да таныган Кыш бабайны. Күршеләргә килгән кунаклар булып чыкты. Теләчеләр. Үзләренә кызык булса, башкаларның күңелләрен күрделәр. Рәхмәт сезгз, Кыш бабай һәм Кар кызы. Киләсе елда да көтәбез сезне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X