erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

35 ел педагогик стажы булган Зөлфирә Гайнетдинова “Тату коллективым, нык тылым белән бәхетле”

Хөрмәтле укытучы, тырыш хуҗабикә, сөекле тормыш иптәше, яраткан әни, ягымлы дәү әни, бер үк вакытта килен һәм ике килен өчен кайнана... Үтә тыйнак, мөлаем, сабыр, йөзеннән нур бөркеп тора... Сүзебез 35 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Зөлфирә Гайнетдинова хакында.

Игелекле һөнәр иясе

Әңгәмәбез башында ук Зөлфирә ханым тыйнаклыгы белән җәлеп итте. Үзе турында мәкалә әзерләргә теләвебезне белгәч тә, бик кыенсынып кына ризалашты ул. Мәктәп, укучылар дип янып яшәүче ханым “Мин” дип кычкырып йөрми, тик эш дәверендә ирешкән уңышлары санап бетергесез. “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе,  күпсанлы Мактау грамоталары, “Ел укытучысы” бәйгесе дипломанты, укучыларының район күләмендәге олимпиадаларда җиңүләре – барысы да Зөлфирә ханымның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ә үзе укытып чыгарган укучыларының рәхмәте, әти-әниләрнең хөрмәтле карашы – укытучы эшчәнлегенә иң зур бәя.

Үткәннәрдә калган балачак

Казанбаш авылы кызы ул Зөлфирә Гайнетдинова. 5 балалы зыялы гаиләдә өченче кыз булып дөньяга килә. Әтисе Равил Мәрданов 28 ел парторг, аннан соң 8 ел авыл Советы рәисе булып эшли. Районда билгеле шәхес Мирбат Хәстиев белән бергә эшли алар. Әнисе Казанбаш клубында сәнгать җитәкчесе була. “Ул вакытларда Казанбаш, Төрнәле клублары гөрләп торды. Театр коллективы белән курчак театрына кадәр эшли иде”, – ди Зөлфирә ханым. Әтисе Равил ага да гармунын кулына алып җыр сузарга ярата аның. Әлеге сәләт кызларына күчкән. “Безнең әти белән әни сәхнәдән төшмәде дә диярлек. Җырладылар да, биеделәр дә. Алардан күреп, мин дә кечкенәдән җырлап үстем, – дип хатирәләрне барлый Зөлфирә Гайнетдинова. – 1нче сыйныфта укыганда беренче тапкыр сәхнәдә “Туган тел” җырын башкаруымны хәтерлим”. Гомумән, Казанбаш авылы, бигрәк тә Казанбаш мәктәбе белән бәйле балачак, яшүсмер елларын, үзен укыткан укытучыларны аерым бер җылылык һәм хөрмәт хисе белән искә ала ул. Нәкъ менә укытучылары киләчәктә укытучы булырга этәргеч бирә аңа. Бигрәк тә рус теле укытучылары Роза Нәҗмиева, Роза Әхмәдуллина киләчәк тормышына зур йогынты ясады, дип саный ул. Хәер, күңел түрендә үзенең дә укытучы булу теләге көчле булгандыр. Шулай булмаса, әле бала вакытта ук диван башына акбур белән язып, балаларны өйрәтер идеме икән?!

Онытылмас студент еллары

Казанбаш сигезьеллык мәктәбен “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган кызны хыялы Арча педагогия училищесына алып килә. “Яшьлегемнең иң күңелле вакыты, – дип искә ала Зөлфирә Гайнетдинова көллияттә укыган елларын. – Кайларда гына булмадык без студент вакытта”. Биредә ул уку белән бергә иҗтимагый эшләрдә дә актив катнаша. 4 ел Равилә Гатина җитәкчелегендәге “Дисәнә” вокаль ансамбле составында җырлый. Шул ук вакытта чаңгы спорты белән шөгыльләнә, чаңгы буенча училищеның җыелма командасы составында тора. Команда белән ел саен махсус урта белем бирү уку йортлары арасында Россия күләмендә үткәрелүче ярышларда беренче урыннарны яулый алар. Зөлфирә ханымның “кайларда гына булмадык”, диюе дә команда белән төрле шәһәрләрдә узучы ярышларга чыгып китүләрен күздә тотуы. Пермьгә кадәр барып җитә алар. “Безнең тренерыбыз искиткеч көчле иде, – ди ул, тренерлары Равил Нигъмәтҗановны рәхмәт сүзләре белән искә алып. – Ул хәзер безнең арада юк инде. Ярышларда җиңүебез – аның хезмәт нәтиҗәсе. Кыш көннәрендә без өйгә кайтып та керми идек, Бөтен Россия буенча йөрдек”.

Барысына да өлгерә кыз – укуда да алдынгылар рәтендә була, җырлый да, ярышларга да йөри... Шулай итеп тынгысыз, ямьле студент еллары да артта кала. Алда – яңа үрләр, яңа хыяллар көтә аны. Дипломлы укытучы тормышының яңа битен ача...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тату коллектив – үзе бәхет

Педагогика училищесын тәмамлаганнан соң мәгариф бүлегендә өч авылны тәкъдим итәләр аңа. Курса-Почмак, Күлтәс һәм Сөрде авыллары арасыннан кыз Сөрде мәктәбен сайлый. 1986 елда Сөрде мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып кайта. Шул ук вакытта Казан педагогия институтына читтән торып укырга да керә. Сөрде мәктәбендә яшь укытучыны ачык йөз белән каршы алалар. “Директорыбыз Язилә Вәлиева, аның урынбасары Сәвия Шакирова һәрдаим ярдәм иттеләр”, – дип рәхмәт хисләре белән искә ала ул елларны Зөлфирә ханым. Гомумән, Сөрде халкына рәхмәтле ул. 2 ел фатирда торып эшли, атна саен туган авылына кайтып йөри ул елларда.

Сөрде мәктәбендә башлангыч сыйныфлардан соң, немец теле, химия фәннәреннән дә укытырга, директор урынбасары булып та эшләргә туры килә аңа. “Мәктәптә, педагогия училищесында алган белемнәрем нык ярдәм итте, – ди ул. – Мәктәптә укыганда химия буенча Казан химия-технология институтына олимпиадаларга йөри идем. Ә немец телен педагогия училищесында укыдык”.

Шуннан әкренләп рус теле укыта башлый. “Башта 5нче, аннан соң 6нчы сыйныфларны алдым, – ди үзе, шул елларга “кайтып”. – Ә рус теле укытучылары лаеклы ялга киткәннән соң рус теле дәресләре тулысынча үземә калды”. Нинди генә фән укытса да,  сынатмый ул. Укучылары төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулый.

2011 елда хезмәт юлын Яңа Кенәр мәктәбендә дәвам итә Зөлфирә ханым. Биредә дә дус, тату коллектив каршы ала аны. “Кайсы гына мәктәптә эшләсәм дә, тату коллектив белән эшләдем, – дип хезмәттәшләрен җылы итеп искә ала героебыз. – Сөрдедән Яңа Кенәр мәктәбенә 3 кенә укытучы килдек. Мондагы коллектив җылы кабул итмәсә, кечкенә мәктәптән соң зур мәктәпкә кереп китү авыр булыр иде. Директорларга, укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәтем чиксез. Әти-әни максатның бер икәнен аңласа, аккош, чуртан һәм кысла кебек өчәү өч якка тартмаса, бала укый да, нәтиҗәләргә дә ирешә”.

Гаиләсе – иң зур куанычы

Өч авыл арасыннан Сөрдене сайлавы да язмыш эшедер. Гомерлек ярын да биредә очрата Зөлфирә ханым. 1988 елда Югары Оры егете Ленар белән тормышларын бәйли алар. Иптәше гомер буе комбайнда эшли, районда алдынгы механизатор. Заманында 5 меңчеләр сафына кергән комбайнер ул. Бер-бер артлы ике уллары дөньяга килә. Илнур белән Илвир бүген инде әти-әниләрен оныклар белән куандырган. Гаилә, мәктәп, йорт, балалар. Ничек барысына да өлгерде икән Зөлфирә ханым? “Тылым нык булды, кайнанам Гөләндәмгә аеруча рәхмәтлемен, – ди ул үзе. – Балаларны да карашты, икесенә дә яшь ярым вакытта эшкә чыктым, гел йөреп эшләдем, башта Сөрдегә, аннары Яңа Кенәргә. Авылда балалар бакчасы юк иде. Бар авырлык өйдәгеләргә төште. Кайнатам да ике малайны гел үзе белән йортте. Эшкә дә өйрәтте. Трактор, комбайннарны бергә ремонтлый иделәр. Нык тылым, дус коллективым белән мин бәхетле”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X