Реклама
40 яшьне уздырырга ярамый дигән имеш-мимешне һәрберебезнең ишеткәне бардыр.
Янәсе, аны үткәрсәң, күңелсезлек килеп чыгачак. Моңа ышанып, күпләр бәйрәм итүдән тыелып тора. Чынлыкта ярыймы? Бу сорау белән Казандагы “Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт Шәрәфетдиновка мөрәҗәгать иттек.
– Дин китапларында аны үткәрергә ярамый дигән аңлатмалар юк. Бу – имеш-мимеш. Мондый хорафатларга ышанырга ярамый. Үзем 40 яшьлек туган көнемне үткәрдем. Аллага шөкер, сау-сәламәт, бернинди тискәре хәлләр дә булмады, яшәвемне дәвам итәм. Быел, алла бирса, 42 яшем тула, – дип җавап бирде хәзрәт.
Сәрия Мифтахова
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз