Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 50 ел бергә яшибез

    Туфракта быел туң калын, урыны белән 70 сантиметрга кадәр җитә, диләр.

    Туң катламына эләккән бәрәңге коңгызлары катып үләчәк инде. Башы эшләгәннәре бер метр тирәнлеккә кадәр кереп йоклый икән, алары белән очрашырга туры киләчәк. Үлеп бетсәләр, күңелсез булыр инде, агу сатучылар бигрәк тә борчылыр.

    Һәр яңалык күпмедер  вакыттан соң яңалык булудан туктый, гадәти хәлгә әйләнә. Узган гасырның 70нче еллар башында халык арасында, бәрәңгене ашый торган бөҗәк барлыкка килгән, бернәрсәне дә калдырмый икән, дигән шомлы хәбәрләр таралды. Минем редакциядә эшли башлаган вакыт. Авылга кайткач та бөтен сүзләре шул, кайбер авылларда бакчаларны  сукалый башлаганнар  икән, нишләрбез инде, диләр. Аларны аңларга да була, бар карап торганнары сыер белән шул бәрәңге бакчасы бит инде.

    – Кем әйтте? – дип сорыйм, аптырагач.

    – Газетадан укыдык, – диләр.

    – Газетада язылган бөтен нәрсәгә дә ышанмагыз, – дим.

    – Син дә шулай дип әйткәч инде, – диләр.

    Беркөнне “Колхоз басуында бәрәңге коңгызы тапканнар!” – дигән хәбәр таралды. Әле аны күргән, таныган кеше дә юк, шул дип камка дигән матур, иң файдалы бөҗәкләрне (корткыч бөҗәкләрнең йомыркаларын ашый) шактый рәнҗеттеләр. Бар кеше басуга чапты. Бер төптә матур, кызгылт, буй-буй сызыклары да булган сөйкемле бөҗәк утыра. Агроном шуны күреп Арчага хәбәр иткән, аннан да вәкилләр килгән. Җыелган халыкны читкәрәк чыгарып, теге төпкә бензин сибеп ут төрттеләр. Теге сөйкемле бөҗәк тә шунда янып көлгә әйләнде.

    Ул елны авыл кешесенең тагын бер мәшәкате артты, иртә-кич бәрәңге бакчасын әйләнеп чыгып теге дошманны эзләп керәләр иде. Әмма дошман киң фронт белән килеп берничә ел эчендә бөтен дөньяны яулап алды, аны чүпләп кенә түгел, агулап та бетереп булмый башлады.

    Корылыклы еллар килеп, саламны Казахстан, Украина якларыннан  ташыдылар. Колорадо коңгызы да әнә шул салам белән бергә кайтты, дип сөйләделәр.

    Бервакыт телефон шалтырады.

    – Колорадо коңгызын безгә кемнәр алып килгәнен беләм. Кызыксынсагыз, сезгә дә сер итеп кенә сөйлим! – диде бер таныш булмаган кеше. Ничек инде кызыксынмыйсың!

    Килде бу, хәйран күркәм генә ир заты.

    – Ярый үзегез генә икән әле, – диде ул шыпырт кына. –  Мин бервакыт Казанга барырга дип олы юл буена чыктым. Бер машина килеп туктады, арткы ишектән кереп утырдым. Рульдәге кеше дә, янында утырганы да хәрби киемдә. Минем янда чемодан кебегрәк фанер тартма. Менә шул тартма эчендә нәрсәләрдер кыштырдый. Шәһәргә җитәрәк пассажиры әлеге тартманы алып төшеп калды. Соңрак минем башка сукты – тартмада тәгаен бәрәңге коңгызлары иде! Аларны шулар тараткан булырга тиеш!

    Мин көлеп җибәрүдән көчкә тыелып утырам. Мондый “уяу” кешеләр белән беренче очрашу түгел”. Рәхмәт әйтеп озатып калдым үзен.

    Тагын берәү “Пашкау урманы артындагы басуга космонавтлар төшкәнен дә күрдем”, – дип килгән иде. Анысын Космонавтика көне уңаеннан язармын. Һәр нәрсәнең үз вакыты, бәрәңге коңгызы белән яши башлавыбызга 50 ел булган бит әнә. Үзенә күрә бу да юбилей.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: